Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 август , 14:56

Волонтерлар иминлек сагында

Октябрьскийлылар «Куркынычсызлык волонтерлары мәктәбе» мобиль отрядлары слетыннан икенче урынны алып кайттылар.

Волонтерлар иминлек сагында
Волонтерлар иминлек сагында

«Патриот» хәрби‑патриотик паркы базасында узган чараларда Башкортстанның Октябрьский, Уфа, Бөре, Салават, Стәрлетамак, Приют һәм башка муниципалитетларыннан 235 яшь кеше катнашты.
Волонтерлар беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәтте. Отряд җитәкчеләре методик семинарда катнашты.
Чара бүләкләү белән тәмамланды.
Проект лидерлары арасында — безнең шәһәрнең 12нче мәктәп «Мин — ирекле» командасы, аның составында — 2 һәм 3нче гимназия укучылары да бар.
Балаларның остазы Ирина Гебель Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ул уку елы дәвамында педагог Альбина Исламова белән бергә проектны гамәлгә ашырды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: