Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 июль , 16:27

Социаль блок үзгәртеп корыла

Ишегалдында — җәй уртасы, балалар — каникулларда, ә өлкәннәр мәгариф һәм сәнгать объектларын яңа уку елына әзерли

Социаль блок  үзгәртеп корыла
Социаль блок үзгәртеп корыла

2нче Балалар сәнгать мәктәбендә электр үткәргечләре тулысынча алыштырыла, яңа яктырткычлар, люстралар, розеткалар куела.
Шулай ук мәктәп филиалы биналарында да капиталь ремонт эшләре бара. Элеккеге 6нчы балалар бакчасы бинасында өстәмә сыйныфлар урнаштыру турында карар кабул ителде. Бу тагын да күбрәк балаларга мәктәпкә йөрергә һәм сәнгатькә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген биредә веранданы сүтәләр, электромонтаж эшләре алып барыла, тавышны изоляцияләү өчен конструкцияләр урнаштырыла. Штукатур эшләренә, стеналарны һәм фасадны тышлауга әзерлек бара.
Шәһәрнең 12нче мәктәбен ремонтлауны исә 1 августка ук тәмамларга планлаштыралар. Мәгариф учреждениесенең вестибюлендә эшләр ахырына якынлашып килә: биредә стеналар тулысынча буялган. Катларда идәннәр ремонтлана, тиздән линолеум җәя башлыйлар. Ашханәдә юу бүлмәсе ремонтлана: биредә плитка җәелә, канализация алыштырыла. Спорт залында идәннәр буяла. Күп кенә уку кабинетларында косметик ремонт үткәрелгән.
Яңа уку елына шәһәребезнең тагын бер соцобъекты — «Кояшкай» 20нче балалар бакчасы да үзгәрәчәк. 1965 елда төзелгән бинаның түбәсен һәм эвакуация баскычларын капиталь ремонтлау июньдә башланган, подряд оешмасы эшләрне август уртасына төгәлләргә ниятли.
«Аленушка» балалар бакчасы — иң иске белем бирү учреждениеләренең берсе. 2021‑2022 елларда биредә түбә ремонтланган. Быел исә балалар бакчасының тышкы кыяфәте тулысынча яңартыла. Хәер, эшләрнең төп күләме инде башкарылган — тәрәзәләр куелган, фасад ремонтланган. Хәзер кәрниз һәм цоколь төзү буенча эшләр бара.
Комсомол урамындагы 18нче балалар бакчасының түбәсен ремонтлау дәвам итә. Подряд оешмасы төзелеш эшләрен август башында тәмамларга планлаш­тыра.
10нчы мәктәпнең нигез ташы 1949 елда ук салынган. Биредә бара торган капиталь ремонт кысаларында су, җылылык, электр белән тәэмин итү, канализация, вентиляция системалары тулысынча алыштырылачак; автоматик янгын сигнализациясе урнаштырылачак.
Бүгенге көндә өч катлы янкорма һәм төп бина биналарында демонтаж ясалган. Ашханә эшен оптимальләштерү максатларында заманча стандартлар нигезендә тарату линиясе җиһазландырылачак.Шулай ук тиздән спорт залында идәннәрне капиталь ремонтлау­га керешәчәкләр.
Бу мәктәптә ремонт декабрь башына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чорда укучылар 13 һәм 17нче мәктәпләрдә шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итте хакимият башлыгы Алексей Пальчинский үзенең социаль челтәрендә.

 

Виктор ЛУШКИН 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: