Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 июль , 15:39

Уңышлы уку елы

Русия Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә өченче курс шәкертләренә укуны тәмамлау турында документлар тапшыру тантанасы булды.

Уңышлы уку елы
Уңышлы уку елы

Урта һөнәри дини белем турында дипломнар көндезге уку формасын тәмамлаган 10 кешегә тапшырылды. Алар төп дисциплиналар буенча йомгаклау имтиханнары формасында йомгаклау аттестациясен үттеләр, чыгарылыш квалификация эшен уңышлы якладылар һәм дипломнар алдылар. Өч чыгарылыш укучысы кызыл дипломга ия булды.
Тантаналы чара Изге Коръән укудан башланды. Мәдрәсә ректоры Айнур хәзрәт Сибгатуллин чыгарылыш укучылары алдында үгет-нәсыйхәт сүзе белән чыгыш ясады. Җылы котлау­дан соң ул мөселманның белем эзләүне бурыч итеп, ә аңа ия булуны бөек дәрәҗә итеп карарга тиешлеген искәртте. Аллаһның илчесе әйтте: «Белемгә омтылу — һәр мөселманның бурычы» (Ибн Мәҗә). Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына уку елларында тупланган белемнәрен җәмгыять файдасына һәм алга таба уңышлы эшчәнлек өчен файдалануларын теләде.
Җавап сүзендә чыгарылыш укучылары мәдрәсә хакимиятенә һәм педагогик коллективка ныклы белем биргән, аларны кайгырткан һәм аларга карата җылы карашта торган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм уку вакытында икенче туган йортка әверелгән мәдрәсәгә килеп йөрергә вәгъдә иттеләр.
Март аенда шундый ук дипломнарны читтән торып укыган 39 кеше алды. Аларның урта һөнәри дини белем турындагы документ­ка юллары озынрак, дүрт елга якын булды. Шуңа карамастан, әлеге вакыйга алар өчен зур шатлык алып килде, дип хәбәр итте «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе матбугат хезмәте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: