Туган як
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июль , 11:11

Ямьле җәй, минем белән бул!

Ел саен Советлар Союзы Герое Ш.Ю. Гатиатуллин исемендәге 11нче татар гимназиясе лагерьда тәрбияләнүчеләр өчен кунакчыл ишекләрен ача. Быел да 100 малай һәм кыз «Йолдызчыклар» көндезге сәламәтләндерү лагеренда ял итте.

Ямьле җәй,  минем белән бул!
Ямьле җәй, минем белән бул!

Аларга остазлары — зур йөрәкле кешеләр, иҗади, мәңге яшь, энергияле сыйныф җитәкчеләре З. Байназарова, Л. Гәрәева, А. Гыйльметдинова, А. Галимова, Г. Гельмутдинова, Л. Кадыргулова, А. Макарова, шулай ук спорт оештыручысы В. Маслюков һәм музыка җитәкчесе Г. Сәләхова ярдәмгә килде, алар хәтта иң оялчан балаларны да актив булырга өйрәтте.
Шеф‑повар С. Подгрушная җитәкчелегендәге аш‑су осталары бригадасына өйдәге кебек тәмле шулпалары һәм камыр ризыклары өчен, безнең белән
21 көн дәвамында булган фельдшер Т. Медиляе­вага, чисталык саклаган өчен С. Хәбибуллинага, безнең иминлекне тәэмин иткән өчен Т. Полякова һәм Т. Халиковага рәхмәт әйтәбез.
Балаларыбыз барлык чараларда, квест булсынмы ул, ярыш яки уенмы, бик теләп катнашты.
Халыкара балаларны яклау көнендә малайлар һәм кызлар нефть университеты студентлары белән очрашты.
«Көлкесез бер көн дә юк» күңел ачу программасы, «Иң яхшылар...» интеллектуаль викторина, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Якты хәтер» чарасында Арчи чакырулы махсус хәрби операция солдаты белән очрашу балаларның хәтерендә озакка калачак. «Зоологик йөгерүләр», «Җәйге калейдоскоп» һәм «Кояш шәһәре» конкурс‑күңел ачу программалары, «Хакыйкать яки ялган» һәм «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» уеннары, 1нче китапханәгә, Яшь натуралистлар станциясенә һәм Спорт сарае бассейнына бару — болар барысы да малайларда һәм кызларда онытылмас җылы тәэсирләр тудырды.
Безнең лагерьда хокук саклау органнары вәкилләре Е. Липовецкая һәм А. Наширванова кунакта булды. Алар тәрбияләнүчеләребез белән җәйге чорда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
Балаларда янгын сүндерү хезмәте вәкиле И. Галимов соклану хисләре уятты. Ул барысы турында шулкадәр җанлы һәм юмор хисе белән сөйләде һәм күрсәтте ки, хәтта күп кенә балаларда янгын сүндерүче булу теләге туды.
Тәрбияләнүчеләребез Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараенда «Ятланмаган дәресләр турында әкият» спектаклендә, «Сәлам, җәй!» концертында һәм «Күңелле ярминкә» цирк тамашасында булды.
Ә Уфаның «Аленушка» курчак театры персонажлары безнең малайларга һәм кызларга аеруча ошады, балалар озак вакыт аларны җибәрергә теләмәделәр, көчле алкышларга күмделәр. Уфа шәһәреннән 3D кино караганнан соң да тәрбияләнүчеләребезнең соклану хисләре күңелләренә генә сыеп калмады, алар фонтан кебек ургылып тышка да чыкты. Шулай ук башкаладан килгән «Танып бел!» витруаль шоу да балаларны шатланырга мәҗбүр итте — җир шарының унбиш илендә булып, истәлекле урыннары белән танышкан малайлар һәм кызлар үзләрен дөньяның беренче ачышчылары итеп хис итте.
Лагерь сменасы тәмам­ланды, ләкин алда күңелле маҗаралар һәм очрашулар белән тулы тагын ике ай бар. Иң мөһиме, алар куркынычсыз һәм могҗизалар белән тулы булсын!

 

Р. ГАЛИМШИНА, «Йолдызчыклар» лагере җитәкчесе, инглиз теле укытучысы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: