Туган як
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 июль , 11:12

Балалар өчен ислам нигезләре

2024 елның 18‑25 июнендә Русия Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул‑Ислам» мәдрәсәсе бинасында мөселман дини оешмасы тарафыннан мәктәп яшендәге балалар өчен традицион ислам нигезләре буенча җәйге үсеш дәресләре оештырылды.

Балалар өчен ислам нигезләре
Балалар өчен ислам нигезләре

Дәресләрдә балалар гарәп телен һәм язуын, ислам әхлагын, гыйбадәт кылу нигезләрен өйрәнделәр. Алар өчен һәр иртә ачык һавада күңелле зарядка белән башланды. Дәрес­ләрдән соң шәкертләр спорт мәйданчыгында малайлар өчен хәрәкәтчән уеннар — футбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон үткәрде. Кызлар өлкән курс студентлары җитәкчелегендә иҗат белән шөгыльләнде. Алар рәсем төшерделәр, апп­ликация ясадылар, шулай ук яраткан мультфильмнарны карадылар.
Дәресләр, шулай ук вә­газьләр вакытында патриотик тәрбия, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук балага Русиядә яшәүче күпмилләтле халыкның әхлакый кыйм­мәтләрен сеңдерү темалары күтә­релде.
Әлеге бурычларның барысы да халыкның әхлакый рухын ныгытуга, кешенең тормышка ышанычын арттыруга, үз иленең лаеклы киләчәгенә юнәлдерелгән. Дәресләрдән һәм мавыктыргыч уеннардан соң балаларны ашханәдә тәмле төшке аш көтте.
Кызыклы чаралар һәм уеннар атналыгы тиз үтте. Җәйге дәресләр тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм табыны оештырылды. Кулларына күчтәнәчләр тоткан 60тан артык бала мәдрәсәдән яхшы кәеф белән чыктылар һәм киләсе елда янәдән очрашырга вәгъдә иттеләр, дип хәбәр итте Октябрьский шәһәре мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: