Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь , 15:28

Грант оту — шәп мөмкинлек

Октябрьскийдан өч яшь тәрбияче Башкортстан Республикасы башлыгы грантына ия булды!

Грант оту — шәп мөмкинлек
Грант оту — шәп мөмкинлек

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүче яшь педагогларга республика башлыгы грантларын бирү буенча беренче конкурс җиңүчеләрен бүләкләү узды. Чара Уфада узды.
Балалар бакчалары тәрбиячеләренә бүләкләрне Радий Хәбиров тапшырды. Бәйгедә республиканың 42 муниципалитетыннан җәмгысы 151 яшь педагог катнашты.
500 мең сумлык грант иясе һәм җиңүче дип 50 кеше табылды.
Җиңүчеләр исемлегендә шәһәребез вәкилләре дә бар. Алар — «Әкият» 35нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгизә Әхмәдуллина, «Бал корты» 5нче балалар бакчасы укытучысы-логопеды Лиана Хисмәтова, «Торнакай» 22нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Шәрәфетдинова.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: