Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь , 15:48

Физикадан югары балл

Физика буенча бердәм дәүләт имтиханында 18нче мәктәпне тәмамлаган Дмитрий Малофеев 100 балл җыйды.

Физикадан югары балл
Физикадан югары балл

Дмитрий — уку алдынгысы, югары билгеле аттестат һәм «Укуда аерым уңышлар өчен»
I дәрәҗә медаль алуга кандидат. Ул 10‑11 сыйныф укучылары арасында «Физика буенча Башкортстан кубогы» республика турнирының муниципаль этаплары призеры, математика буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасы, 2023‑2024 елгы сезонның «КЭС‑БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының Бөтенрусия чемпионаты призеры.
Физикадан югары баллы эшләр (80 һәм аннан югарырак балл) — 27, шулардан 100 балл — өч, 90‑99 балл — 10, 80‑89 балл — 14 эш.
Шәһәр буенча уртача балл — 73.
Җәмгыять белеме буенча югары баллы эшләр — 24, шулардан 92 балл — бер, 80‑89 балл — 23 эш. Шәһәр буенча уртача балл — 65.
Компьютер формасында информатика буенча бердәм дәүләт имтиханында югары баллы эшләр — 20, шулардан 90‑99 балл — ике, 80‑89 балл — 18 эш. Шәһәр буенча уртача балл — 56.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: