Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь , 16:04

Дөрес саныйлар

Октябрьскийда профильле математика буенча дүрт укучы йөз балл җыйды.

Дөрес саныйлар
Дөрес саныйлар

Никита Григорьев — 22нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы. Ул математика буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы, «М.В. Ломоносов исемендәге турнир», «Миссияне үтәрлек. Синең һөнәрең — финансист» математика буенча Бөтенрусия укучылар исемлегенең йомгаклау этаплары, «Изумруд» Урал федераль университетының математика буенча Халыкара олимпиадасы призеры.

Денис Гәбидуллин — 17нче мәктәп вәкиле. Уку алдынгысы, бик яхшы билгеле аттестатка һәм «Укуда уңышлар өчен» I дәрәҗә медаленә кандидат. Денис 10‑11 сыйныф укучылары арасында физика буенча Башкорт-стан кубогы муниципаль этабы җиңүчесе һәм республика турниры призеры, 14‑18 яшьлек егетләр арасында пауэрлифтинг буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты җиңүчесе.

Лев Карпов — уку алдынгысы. 12нче мәктәпне тәмамлаучы егет «Укуда уңышлар өчен» I дәрәҗә медаленә кандидат. Математика буенча «Физтех» (МФТИ) һәм «Росатом» (МИФИ) исемлек олимпиадаларының йомгаклау этабында катнашучы, «Сәләтле һәм талантлы балаларга ярдәм итү» юнәлешендә Октябрьский хакимияте башлыгы премиясе иясе.

Олег Кузнецов — 10нчы мәктәпнең алдынгы укучысы, «Укудагы аерым уңышлар өчен» I дәрәҗә медале алуга дәгъва итүче егет «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» Идел буе федераль округы интеллектуаль уенының муниципаль этабы командасы составында җиңүче, «Физика буенча Башкортстан кубогы» республика турнирының муниципаль этабында катнашучы.


Денис Гәбидуллин һәм Олег Кузнецов физика буенча бердәм дәүләт имтиханында да 100әр балл җыеп, үз уңышларын кабатлыйлар һәм шәһәрдә беренче мультибаллчылар булалар.


Октябрьскийда ике төп фән — рус теле һәм математикасы буенча БДИ нәтиҗәләре
Рус теле буенча сынауларда югары баллы эшләр саны (81 һәм аннан югарырак балл) — 109, шулардан 90‑97 балл — 23, 81‑89 балл — 86 эш. Шәһәр буенча уртача балл — 70.
Математика буенча БДИда (профиль дәрәҗәсе) югары баллы эшләр саны (80 һәм аннан югарырак балл) — 61, шулардан 100 балл — дүрт, 90‑98 балл — 11, 80‑88 балл — 46 эш. Шәһәр буенча уртача балл — 70.
Математика буенча БДИда (база дәрәҗәсе) 97 эш — «биш»ле, 83 эш «дүрт»ле билгесе алган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: