Туган як
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июнь , 10:13

Безнең укучыларда — югары баллар

Октябрьскийда дүрт чыгарылыш укучысы химия буенча йөз балл җыйган.

Безнең укучыларда — югары баллар
Безнең укучыларда — югары баллар

Химия, география һәм әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды.
Химия буенча БДИда 56 чыгарылыш укучысы катнашты. Югары баллы эшләр (80 һәм аннан югарырак балл) — 18. Шулар арасыннан: 100 балл — дүрт эш; 90-99 балл — алты эш, 80-89 балл — сигез эш. Шәһәр буенча уртача балл — 71.


Әдәбиятны 20 кеше язган. Югары баллы эш — бер (94 балл). Шәһәр буенча уртача балл — 59.


География буенча үз белемен бердәм дәүләт имтиханында җиде чыгарылыш укучысы сынады. Шәһәр буенча уртача балл — 59, дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегендә.


Акыллы балалар белән танышабыз


Ярослав Олейник 2 санлы гимназиянең 11 нче сыйныфын тәмамлаган, бик яхшы билгеләр белән аттестат һәм «Укуда аерым уңышлар өчен» медаль алуга кандидат. Ярослав — экология буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры, аның җиде фән — география, химия, рус теле, икътисад, сәнгать, ОБЖ, экология буенча төбәк этабы җиңүчесе һәм призеры.


3 санлы гимназиянең 11нче сыйныфын тәмамлаган Элина Габидуллина шулай ук бик яхшы билгеләр белән аттестат һәм «Укуда аерым уңышлар өчен» медаль алуга кандидат.
Элина — химия буенча мәктәп олимпиадаларының күп тапкыр призеры, 9-11 сыйныф укучылары өчен химия һәм математика буенча Ю.А. Гагарин исемендәге Кубокка югары уку йортлары арасындагы ачык олимпиаданың йомгаклау этабы призеры (2023 ел), «Талантларга ярдәм ит — 2023» программасына конкурс сайлап алу җиңүчесе.


Камиллә Хәсәнова 3 санлы гимназиянең 11нче сыйныфын бик яхшы билгеләргә тәмамлаган. Кыз «Укуда аерым уңышлар өчен» медаль алуга кандидат.
Камиллә — «Сириус» мәгариф үзәгендә табигать белеме буенча белем бирү программасында катнашучы, «Җир һәм кеше» Бөтенрусия геология олимпиадасының республика этабында абсолют җиңүче, «Ватан» Бөтенрусия тикшеренү туган якны өйрәнү эшләре конкурсында, биология буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабында, «Изумруд» Урал федераль университеты укучылары Халыкара олимпиадасының йомгаклау этабында призер. Моннан тыш, ул «Ачык йөрәк» мәктәп волонтерлар отрядында катнашучы.


3 санлы гимназиянең 11нче сыйныфын югары билгеләргә тәмамлаган Игорь Николаев та «Укуда аерым уңышлар өчен» медаль алуга кандидат.
Игорь — биология буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчесе. Ул — «КЭС Баскет» шәһәр турниры җиңүчесе һәм «КЭС Баскет» зона этабы призеры.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: