Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июнь , 14:46

Уку елы артта, каникуллар алда!

Традиция буенча, 1 июньдә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланды.

Уку елы артта, каникуллар алда!
Уку елы артта, каникуллар алда!

Балаларны мавыктыргыч чаралар, искиткеч ачышлар, экскурсияләр, гаҗәеп талантлы кешеләр белән очрашулар һәм башка күп нәрсәләр көтә!
Балалар көндезге лагерьларының беренче сменасы 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул 12 мәктәп, Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе, Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае һәм 1 санлы спорт мәктәбе базасында оештырылды. Алар 1345 баланы колачлый.
Тугыз белем бирү учреждениесендә хезмәт һәм ял лагерьларына 680 бала йөрү мөмкинлегенә ия.
Җәйнең беренче көнендә мәктәпләрдә лагерьлар ачылу хөрмәтенә Русия дәүләт флагын күтәреп һәм гимн башкарып, тантаналы линейкалар узды. 2нче гимназиядә «Беренчеләр хәрәкәте» Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлеге активистлары аның максаты һәм бурычлары, хәрәкәт юнәлешләре турында сөйләделәр.
Мәктәп укучылары «Нефтьче» һәм «Йолдызлы» паркларында Халыкара балаларны яклау көненә багышлап оештырылган бәйрәм чараларында катнаштылар. Йомгаклау линейкасында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бу көннең кульминациясе — малайлар һәм кызлар зарыгып көткән туңдырма булды!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: