Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июнь , 14:57

Мәктәп укучылары — Сабантуйда

Шәһәрнең 11нче гимназия территориясендә укучылар өчен шәһәр Сабан туе узды.

Мәктәп укучылары — Сабантуйда
Мәктәп укучылары — Сабантуйда

Шатлыклы мохит, елмаю һәм көлү, төрле уеннардан шаулап торган мәйданчыклар, призлар, сюрпризлар һәм бердәмлек хисе — менә шундый якты тойгылар белән истә калган көн булды ул.
Сулы чиләкләрне ташыганда, балалар осталык могҗизаларын күрсәтте. Күзне йомып, призлар кисеп алырга теләүчеләрдән зур чират тезелде. Кемдер тартылды, икенчеләре капчык киеп йөгерде. Кайсы гына Сабан туе милли көрәшсез уза икән?! Мәктәп укучылары өчен оештырылган бәйрәмдә дә бил алыштылар — көрәшне 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе вәкилләре оештырды. Аркан тартырга да иң көчлеләр чыкты. Кыскасы, барысы чын урак бәйрәмен хәтерләтте.
Балалар кояшлы җылы иртәдә күңел ачтылар, алар үзләренең көч һәм чыдамлыкларын, төгәллек һәм тапкырлыкларын сынадылар. Һәм шул ук вакытта популяр милли бәйрәмнең чын асылын тойдылар һәм күркәм йолаларын өйрәнделәр. Малайлар һәм кызлар күңелле ярышлардан торган мәйданчыклар белән тулган мәктәп яны территориясен рәхәтләнеп үзләштерделәр. Балалар шатлыгының чиге юк иде. Димәк, халык традицияләре яши һәм яшәячәк.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: