Туган як
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 Май , 14:19

«Йолдызлы»да — мәктәп вальсы

Октябрьскийда беренче тапкыр «Мәктәп вальсы» шәһәр конкурсы үтте.

«Йолдызлы»да — мәктәп вальсы
«Йолдызлы»да — мәктәп вальсы

— Быел мәйданда гомуми вальс булмаячак, шуңа күрә уку елы ахырында бию бәйгесе оештырырга һәм аны «Йолдызлы» паркында уздырырга карар ителде. Вальс олы тормышның башлануы белән бәйле, бу мәктәп эпопеясын тәмамлауның аерыл­гысыз бер өлеше. Бүгенге бәйрәм — балалар өчен истәлекле вакыйга, һәм паркта, Соңгы кыңгырауга багышланган тантана кебек, аеруча матур.
Ярышларда сигезенче‑унберенче сыйныф укучылары катнашты. Һәр уку йорты, бәйге шартлары буенча, 10 һәм аннан да күбрәк кеше катнашында бер номер тәкъдим итәргә тиеш иде, — дип сөйләде мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов.
Балалар ярышларга җитди якын килгән.
— Ай ярым әзерләндек, — дип уртаклашты 1нче мәктәптән Камиллә Галиева. — Барыбызның да кәефе яхшы. Үз мәктәбебез өчен уңышлы чыгыш ясарга тырыштык.
— Дүрт ай шөгы­ль­ләндек, — дип дәвам итте 13нче мәктәптән Сальмира Вәлиева. — Хореограф, сыйныф җитәкчесе белән репетицияләр үткәрдек. Мәктәбебезне иң яхшысы итеп күрсәтергә телибез. Бүгенге чара 11нче сыйныф­ны тәмамлауның якты бер истәлеге булып калсын иде.
Мәгариф бүлеге методисты Анастасия Галимова конкурста катнашучыларны мактады:
— Балалар бик шәп чыгыш тотты. Барысы да яхшы әзерләнгән. Музыканы уңышлы сайлаганнар. Парлап биергә өйрәнгәннәр. Миңа 12нче мәктәпнең чыгышы аеруча ошады. Беренче тапкыр булса да, бәйрәм искиткеч булды. Киләсе елда, әлеге чараның тәҗрибәсен исәпкә алып, аны тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрәчәкбез.
Жюри алдында иң сәләтле мәктәпне сайлау бурычы торды.
— Бәйге ошады, — дип сөйләде жюри әгъзасы, Милли мәдәниятләр үзә­генең сәнгать җитәкчесе Регина Евсеева. — Аның әһәмиятен арттырырга һәм балаларны чыгыш ясарга әзерләргә кирәк. Анда барлык мәктәпләр дә катнашырга тиеш. Бу чара — мәктәпкә, аның традицияләренә, атмосферасына һәм тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт билгесе. 8нче мәктәп аеруча якты тәэсир калдырды: балалар конкурска, зур шәһәр чарасы кебек кабул итеп, ныклы әзерлек күрсәтте.
Жюри барлык катнашучыларны да билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, 8 һәм 13нче мәктәпләрдә — беренче урын. Икенчесе урында — 4нче башкорт гимназиясе, 9, 12 һәм 20нче мәктәпләр. Өченче урында — 11нче татар гимназиясе, 1, 10, 18 һәм 22нче мәктәпләр.

 

Резеда НУРТДИНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: