Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 Май , 14:25

Йөрәгегезне тыңлагыз, дөньяны үзгәртегез!

Октябрьскийның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Йөрәгегезне тыңлагыз, дөньяны үзгәртегез!
Йөрәгегезне тыңлагыз, дөньяны үзгәртегез!

Шәһәрнең 385 унберенче һәм 1346 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы шылтырады. Ә алда аларны йомгаклау имтиханнары көтә.
— Киләчәккә ышаныч белән карагыз! Үз көчегезгә ышаныгыз. Авырлыклардан курыкмагыз — нәкъ менә алар характерны ныгыта. Иң яхшысы булырга омтылыгыз. Ирешкәннәрегез белән чик­лән­мәгез! — хакимият башлы­гының беренче урынбасары Михаил Черкашнев 22нче мәктәпне тәмамлаучыларга шундый теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Бу уку йортында биш тугызынчы һәм ике унберенче сыйныфлар, барлыгы 212 егет һәм кыз чыгарыла. Унберенче сыйныф укучылары арасында беренче һәм икенче дәрәҗә медальләр алуга 10 кандидат, ә тугызынчы сыйныф укучылары арасында махсус үрнәктәге аттестат алуга 15 кандидат бар.
Укытучыларның, укучы­ларның, ата‑аналар­ның дулкынландыргыч чыгышлары, мәктәп вальсы, балаларның иҗади номерлары бәйрәмне онытылмаслык итте.
Октябрьскийның 1нче мәктәбендә соңгы кыңгырау 34 тугызынчы сыйныф һәм 24 унберенче сыйныф укучысы өчен яңгырады. Тантаналы линейкада балаларны махсус көн белән хакимият башлыгы урынбасары Илнур Нәфыйков, мәктәп директоры Ирина Кондрашова, укытучылар, ата‑аналар һәм беренче сыйныф укучылары котлады. Балалар җавап сүзендә остазларына мәхәббәт, сабырлык, сыйныф тормышында катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр. Бүләк итеп унберенче сыйныф укучылары җыр башкардылар. Мәктәп вальсы — бәйрәм иртәсенең матур бер күренеше булды.
Шәһәрнең 10нчы мәктәп бусагасын 11 ел элек атлап кергән малайлар һәм кызларны олы тормыш юлына дәшеп, соңгы кыңгырау чыңлады.
Әлегә исә дәүләт имтиханнарын тапшырырга кирәк, аларның уңышлы нәтиҗәләре мәктәпнең иң яхшы 10 укучысына — ә бу барлык чыгарылыш укучыларының өчтән бер өлеше — сигез алтын һәм ике көмеш медаль алып киләчәк. Тантаналы линейка тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 80 укучы өчен дә узды.
Һәрвакыт яхшы кеше булып калыгыз — 17нче мәктәптә тантаналы линейкада укучыларга шундый киңәш белән мөрәҗәгать иттеләр. Балалар үз чыгышлары аша укытучыларга мәхәббәтләрен белдерде, уку еллары өчен рәхмәт әйтеп, балачакны һәрвакыт истә тотарга вәгъдә бирделәр. Имтиханнар темасы да көн кадагында торды: балаларга уңышлар һәм киләчәк юлны сайлау белән бәйле булган барлык теләкләренең чынга ашуын теләделәр. Сәхнәләштерелгән, вокал һәм хореографик номерлар белән күңелле программа балалар һәм кунаклар өчен күркәм бүләк булды.
Ә ата‑аналарның теләк­ләре исә аеруча ихлас күңелдән яңгырады: «Йөрәгегезне тыңлагыз, дөньяны үзгәртегез!»

 

Дмитрий ГОЛИУС фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: