Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 Май , 14:15

Бүген — кадет, иртәгә — коткаручы

Шәһәрнең 12нче мәктәбенең 27 укучысы ант кабул итте һәм кадет таныклыгы алды.

Бүген — кадет, иртәгә — коткаручы
Бүген — кадет, иртәгә — коткаручы

Тантаналы чара 38нче янгын часте территориясендә узды.
Өлкән иптәшләре һәм, бәлки, булачак хезмәттәшләре, остазлары — ОБЖ укытучысы‑оештыручысы Ирина Гебель катнашында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профиле буенча кадет сыйныф укучылары үзләрен Ватанга хезмәт итүгә дөрес һәм фидакарь әзерләргә, укуда һәм үз‑үзләрен тотуда үрнәк булырга ант бирделәр.
38нче янгын бүлеге начальнигы Руслан Шәрипов, каравыл начальнигы Павел Михайлов, янгын күзәтчелеге ветераннары советы рәисе Алексей Химченко, янгын күзәтчелеге ветераны Николай Федоров яшь буынны сайлаган юлларыннан тайпылмаска һәм тормышта коткаручылар девизын үтәп яшәргә чакырдылар. Ә ул болай яңгырый — булдырмаска, коткарырга һәм булышырга.

Татьяна СОЛОВЬЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: