«Тәрбия экосистемасы: алымнарның күп төрлелеге һәм кыйммәтләрнең бердәмлеге» темасына сөйләшү мәктәп форумына нәтиҗә ясады. Ул мәктәп инициативаларына ярдәм итү проектына багышланды.
Алмаз укучыларның үз мәктәпләрен үстерү, аларны балаларга кызыклы урынга әйләндерү өчен тәкъдим иткән проектлар турында сөйләде. Шуларның берсе — «Ачык мәктәп». Мәктәп буш вакытларында укучыларның очрашу, аралашу, идеяләр тудыру, ачык лабораторияләр булдыру ноктасына әверелә. Алмаз, шулай ук, мәктәп укучыларының мәнфәгатьләренә кагылышлы балалар инициативалары һәм мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алышу өчен, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Балалар иҗтимагый советы булдыру тәкъдимен кертте.
Быел безнең республика яшүсмерләре 300дән артык проект эшләгән һәм тәкъдим иткән, шуларның 60ы сайланган, алар 30 млн сум күләмендә финанс ярдәме алачак һәм гамәлгә ашырылачак.
Республикада Мәктәп инициативаларына ярдәм итүнең беренче пилот проекты 2021 елда сынап каралды. 2022 елдан тулы кыйммәтле программа эшли башлады, 200дән артык укучының инициативасы хупланды. Проектларны сайлап алу аларга дәресләрдә туплаган белемнәрен гамәлдә кулланырга, туган мәктәпләре өчен файдалы эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.
Әйтик, яшүсмерләр инициативасы белән республиканың 20 мәктәбендә пилотсыз авиация системалары белән идарә итәргә өйрәнә алырлык түгәрәкләр яки махсус сыйныфлар ачылачак.
— Октябрьскийда инициативалы, талантлы балалар үсүе белән горурланам. Алмазга һәм аның иптәшләренә үз проектларын уңышлы тормышка ашырырга, мәктәпне яхшы тәмамларга, күңелләренә хуш килгән һөнәр сайларга һәм киләчәктә дә үз шәһәрләренең һәм республика файдасына зур, инде өлкәннәрчә җитди инициативаларын уңышлы гамәлгә ашыруларын телим, — дип белдерде Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский.