Конкурс милли мәдәният гореф-гадәтләрен саклау һәм дәвам итү, патриотик һәм мәдәни традицияләрне үстерү, туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау һәм дәртләндерү максатларында үткәрелде.
Чарада шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләреннән 36 укучы катнашты. Алар көчле рухлы әдип Муса Җәлилнең бай иҗатына мөрәҗәгать итте. Бу көнне табигать, матурлык, мәхәббәт, батырлык һәм, әлбәттә, Ватанга тугрылык турында язылган шигырьләр яңгырады.
1‑4 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:
‑ беренче урында — Резеда Моталова, 22нче мәктәпнең 2 сыйныф укучысы; Азалия Вәлиева, 17нче мәктәпнең 2 сыйныф укучысы;
‑ икенче урында — Аделина Имаметдинова, 2нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы; Зәлинә Хаҗиева, 12нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы; Самира Кашапова, 9нчы мәктәпнең 2 сыйныф укучысы.
‑ өченче урында — Мәрьям Хәбибуллина, 22нче мәктәпнең 2 сыйныф укучысы; Мәрьям Гыймранова, 18нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы; Румил Касыймов, 9нчы мәктәпнең 2 сыйныф укучысы; Сөмбел Вәлиева, 17нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы.
5‑8 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:
‑ беренче урында — Эльнара Галиева, 9нчы мәктәпнең 5 сыйныф укучысы;
‑ икенче урында — Линар Насрыев, 3нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы;
‑ өченче урында — Милена Гәрәева, 2нче гимназиянең 6 сыйныф укучысы; Самина Әхмәтҗанова, 20нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы; Сәим Хадиев, 11нче татар гимназиясенең 7 сыйныф укучысы; Сөмбел Галиуллина, 13нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы.
9‑11 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:
‑ икенче урында — Алан Бадамшин, 3нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы;
‑ өченче урында — Аделина Салихова, 1нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы; Искәндәр Хәлиуллин, 2нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы.