Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 февраль , 09:47

Дәвамчылар булганда, киләчәк өметле

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 2нче гимназиянең 5 сыйныфында белем алучы 16 укучы шәйморатлылар сафына кабул ителде.

Дәвамчылар булганда, киләчәк өметле
Дәвамчылар булганда, киләчәк өметле

Яшь буынны тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Владимир Бермишев, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе, офицерлар берлеге рәисе полковник Мәсгут Галләмов, Кораллы Көчләр ветераннары, офицерлар берлеге әгъзалары — полковник Альберт Шәйморатов, полковник Алик Кучаев, подполковник Нәзил Фазрахманов, майор Александр Катков тәбрик итте. Чарада, шулай ук, 12нче мәктәп укучылары катнашты.
— Генерал Миңнегали Шәйморатов — безнең өчен үз Ватаныңны ихлас яратуның һәм яклауның чын үрнәге. Шәйморатлылар сафына басу — бик мактаулы һәм җаваплы вазыйфа. Сез үз формагызны һәм билгеләрегезне зур горурлык хисе белән киеп йөрерсез, дип ышанам. Авырлыклардан һәм сынаулардан курыкмагыз, үз максатыгызга таба кыю атлагыз, — дип киңәш бирде Алексей Евгеньевич балаларга.
2нче гимназия директоры Ирина Войтко җирле муниципалитетка үзе җитәкли торган белем бирү учреждениесендә шәйморатлылар сыйныфын ачу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде. Ул гимназистларны яхшы укырга чакырды, аларның Ватан геройларының данлы традицияләрен дәвам итүләрен, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсеп җитүләрен теләде.
Шәйморатлылар антын уку хокукы гимназист, сыйныф командиры Мирослава Елькинага бирелде. Хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Владимир Бермишев сыйныф командирына Русия Федерациясе Герое генерал‑майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 112нче кавалерия башкорт дивизиясе байрагының күчермәсен тапшырды.
Безнең шәһәрдә 12нче мәктәп һәм 2нче гимназия базасында шәйморатлылар сыйныфлары эшләп килә. Аларда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе кавалеристларының батырлыгы үрнәгендә ил тарихына хөрмәт, патриотизм, Ватан өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барыла.
Яшь шәйморатлылар мәктәп һәм шәһәр тормышында, фән олимпиадаларында, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, физкультура һәм спорт ярышларында актив катнаша. Шәйморатлылар өстәмә программа буенча Русия һәм Башкортстан тарихын өйрәнә, аларны тәрбияләгәндә ватанпәрвәрлеккә, рухи‑әхлакый кыйммәтләргә һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга зур игътибар бирелә.

 

Фото: Виктор ЛУШКИН

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: