Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар , 12:14

Игелек чыганагымы, әллә явызлыкмы?

Русия Президенты Владимир Путин имзалаган яңа кануннар арасында укучыларга дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыю турындагы документ та бар.

Игелек чыганагымы,  әллә явызлыкмы?
Игелек чыганагымы, әллә явызлыкмы?

Яңа 2024 елга кешелек дөньясы, гадәттәгечә, күп төрле яңалыклар белән аяк басты. Русия Президенты Владимир Путин имзалаган яңа кануннар арасында укучыларга дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыю турындагы документ та бар.


Китапханәләргә сукмак суынды


Без инновацион технологияләр көннән‑көн ныграк үтеп керә торган 21 гасырда яшибез. Алар мәгариф тармагын да читләтеп узмый. Дәреслекләр, дәфтәрләр, такта һәм акбур кебек гади әсбаплардан гына торган тыйнак мәктәп тормышына замана компьютерлары, онлайн программалар, интерактив такталар, күп гамәлле принтерлар һәм башкалар килеп керде. Робототехника үсеш алды, ясалма интеллект барлыкка килде. Сүз дә юк, техника һәм технология алга бара. Ә Интернет үзе бер могҗиза. Адәм баласы мондый алгарышлы тормыш турында берничә дистә ел элек күз алдына да китерә алмый иде. Аның каравы, китапханәләрдән кеше өзелмәде, Матур әдәбиятка хаҗәт зур булды. Өй эшенә инша язу биреме алган укучылар китапханәгә йөрде. Акыллы һәм фәнни журналлар — иң популяр матбугат басмалары иде. Ә хәзер балалар түгел, хәтта, без, ата‑аналар да китапханәгә бару сукмакларын онытып барабыз. Кешеләр үзара күрешеп сөйләшүдән, элеккечә рәхәт итеп аралашудан ваз кичте. Чөнки тормышка үзенең күп төрле функцияләре белән кесә телефоннары килеп керде. Туганнар һәм дусларның тере тавышын ишетмәскә күнегеп беттек түгелме? «Ок», «әйе», «юк», «ярар», «аңладым» кебек үзара коры аралашу һәм шуның белән вәссәләм.


Чама кирәк тә бит...


Ничек кенә зарлансак та, әлбәттә, телефон һәм дөнья челтәрләреннән хәзер инде тулаем баш тарту һич мөмкин түгел. Әмма һәрнәрсәдә чик һәм чама булырга тиеш. Ниһаять, моның шулай булуын дәүләт түрәләре дә таныды һәм дәресләрдә телефон куллануны тыю турында закон кабул ителде.
Әлеге канунның төп асылы шунда ки, ул дәресләр вакытында теләсә нинди «күчмә радиотелефон элемтәсе» җайланмаларын куллануны тыя. Мәктәп укучыларының яки хезмәткәрләренең тормышына яисә сәламәтлегенә куркыныч янаганда, шулай ук башка гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм чакырырга кирәк булганда гына телефон куллану рөхсәт ителә. Законга аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, бу мәктәптә тәртип саклау кагыйдәләрен үтәү өчен кирәк.
Чыннан да, бер күзе тактада, икенче күзе телефон экранында булган балаларның күрү сәләте начарланды. Мәктәпкә барып керсәң, һәр икенче укучы күзлектән. Медицина карауларында үсмерләргә иң еш куела торган диагноз — кәкре умыртка баганасы. Тәнәфестә дә шул телефонга күзләрен төбәгән балаларның җәмгыятьтә социализациясе бозылды.
Әхлаксызлык һәм бәхетсезлек этәргече
Әлбәттә, телефонны тыю турында яңа закон күп төрле фикерләр тудырды. Нигә кирәк ул диючеләр дә шактый булып чыкты.
Бүген малайларның һәм кыз­ларның барысы да социаль челтәрләрдә утыра. Анда бик еш кына укытучының яки укучының балалар төркеме тарафыннан эзәрлекләнүен күзәтергә мөмкин. Үсмерләр укытучыларны үртиләр, этләшәләр, аларны мыскыл итеп, ахыргы чиккә җиткерәләр. Иң аянычы шунда ки, укучылар аннан соңгы гамәлләрне генә телефонга төшерәләр. Ә алдагы вакыйгалар «кадр артында» кала. Яки үз характеры аркасында яшьтәшләренең җәберләүенә каршы тора алмаган балаларның берсен мыскыл итәләр. Кызганычка, болар бөтенесе дә гадәти күренешкә әверелде. Күпчелек очракта, үзебез дә искәрмәстән, ваемсызга әверелдек, мондый вәзгыятькә хәтта игътибар да итми башладык. Ә бит болар барысы да безнең җәмгыятькә куркыныч янавы, яшь буында әхлак, хөрмәт һәм әдәплелек кебек сыйфатларның юкка чыга баруы турында чаң сугу түгелме? Кайчандыр халык арасында иң абруйлы булган укытучының дәрәҗәсе калмады. Ни сәбәпле?
Гаиләләрдә җинаять кылу белән тәмамланган низагларга да күпчелек очракта телефон сәбәпче. Дөнья челтәрләре белән тоташкан бала шелтә белдергән якын кешеләренә дорфа итеп җавап кайтарганын хәтта үзе дә сизми кала.
Соңгы арада мәктәпләрдә укучыларның укытучыларны һәм сыйныфташларын атып үтерүенең төп сәбәбе якын кешеләрнең үзара аралашуы һәм аңлашуы җитмәүдә түгел микән? Бүген кайсы гына гаилә әгъзалары бергә җыелып, үзара әңгәмә корып утыра икән? Булса да, аларны бармак белән генә санарлык. Әти‑әни дөнья көтә, эштән арып кайтуны сәбәп итеп, балага берничә «дежур» сорау бирү белән чикләнә. Ә балага шул гына кирәк — аның үз дөньясы... Сайттан сайтка сикереп, алар бик еш кына тыелган каналларга тоташа, виртуаль дуслар таба. Мондый тормышның хәерле тәмамлануы зур шик уята.
Әгәр проблеманың төбенә төшеп карасак, чыннан да аның бала тормышында тамыр җәюенә без, өлкәннәр, үзебез гаепле. Теле дә ачылмаган сабыйга гаджет тоттырып куйган әти‑әниләр урам тулы. Ә нигә юк әле? Бала үз арбасында тыныч кына уйнап утыра, елап һәм көйсезләнеп йөдәтми. Әни кешегә тагын да рәхәт — нарасый белән шөгыльләнәсе, сөйләшәсе, уйныйсы урынга, аның авызында я электрон сигарет, я сыра шешәсе...
Җаваплылык арта
Телефонны тыю турында закон ничек гамәлгә ашырылачак? Дәрес вакытында телефоннар кайда сакланачак? Гаджетлар иминлеге өчен кем җавап тотачак?
Миңа калса, бу җаваплылык та укытучыларның иңнәренә ятачак. Мәктәптә укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булган мөгаллимә өчен хәзер инде матди җаваплылык та артачак. Телефоннарны саклар өчен махсус шкафлар кирәк булачак. Яки алар укытучының өстәлендә ятачакмы? Әгәр кемдер очраклы рәвештә үз аппаратын алмаса?
Тагын бер мөһим мәсьәлә тынгылык бирми күңелгә. Безнең яшүсмерләр нәрсә эшли белә соң? Аларның күпчелеге кулларында телефон һәм «мышка» гына тота белә түгелме? Гап‑гади күнекмәләр: ашарга әзерләү, чалбар балагын кыскарту, кадак кагу, киштә беркетү — исемлекне дәвам итәргә мөмкин.
Балалар еш кына үз‑үзләренә калдырылган. Ата‑аналар караңгы кичкә кадәр эштә, укытучыларның да тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты юк, алар хисаплар төзи, чараларга әзерләнә, социаль тестлар үтә...
Өлкәннәр җәмгыять файдасына эшли, ә балалар беркемгә дә кирәк түгел булып чыкты. Әлбәттә, болар барысы да мизгел эчендә калкып чыккан проблема түгел. Өлкәннәргә хөрмәт, гаиләдә мәхәббәт, туган илгә тугрылык калмавын бүген илдә бара торган сәяси һәм хәрби вәзгыять тагын бер кат ачып салды. Җәмгыять гаджетлар мохитендә үскән бер генә буынны югалтмады.
Дәресләрдә телефоннарны куллануны тыю, укытучының статусын ныгыту, балалар борщ пешерергә, чүкеч тотарга өйрәнә торган хезмәт дәресләрен кертү. Әлбәттә, боларның берсе дә җиңел бирелмәячәк. Әмма эшне нәрсәдән булса да башларга кирәк.


Кемгә нәрсә — кәҗәгә кәбестә


Бары тик эш маймылны кешегә әверелдергән. Бәлкем менә шушы хезмәт дәресләре дә безнең ул һәм кызларыбызга телефонсыз яшәүгә өйрәнергә ярдәм итәр? Урманда адашса, юл табарга? Туңа башласа, ут кабызырга?
Чын дөресен әйткәндә, минем хезмәт тәрбиясенә зур өметләр баглыйсым килә. Үсеп килүче буынны, эш белән мавыктырып, фикерләү сәләтен үзгәртергә соң түгелдер әле, бәлкем? Аңа тыелгысыз энергиясен чыгару юлын табарга, аларга агрессив булудан һәм үз‑үзенә бикләнүдән туктарга мөмкинлек тудыру таләп ителә. Әлбәттә, гаилә белән кулга‑кул тотынып. Мәктәп тормышын гаиләдән аерып карарга ярамый. Алар — бербөтен һәм бүген килеп туган вәзгыятьне дә алар бергә‑бергә чишәргә тиеш.
Әмма телефонны тыю турында законга карата агрессия белдергән өлкәннәр булуын күргәч, балаларның кыйбласы, тормышка карашы үзгәрүенә шаккатасы да юк.
Ата‑аналар үсеп килүче буынның тормышын агулаучы, аларның фикер сөрешен һәм психикасын җимерүче кадерле гаджетларның сакланышы өчен күбрәк борчыла булып чыкты. Әгәр берәр нәрсә булса, мин балага ничек шалтырата алам? Бала укытучының агрессиясенә ничек каршы тора ала? Дәрес вакытында баланың телефонын күрсәләр, аны тартып алачаклармы? Бу бит шәхси милек...
Кызганычка, без барыбыз да үз хокукларыбызны беләбез, әмма бурычлар турында онытабыз.


Фикерләр


Математика укытучысы Фрида Габидуллина:
— Гомумән, идея искиткеч, балалар тәнәфестә дә телефоннарыннан арынмыйлар: теләсә нинди уеннар уйныйлар, видео карыйлар. Аларның баш миләре бөтенләй ял итми һәм бу аларны агрессив итә, низагка этәрә. Безнең мәктәп, кызганычка, техник тәэмин ителешкә ия түгел. Күп кенә укытучыларның яхшы компьютерлары юк. Шуңа күрә кайвакыт дәрестә, телефоннарны кулланып, үткән тема буенча кечкенә тест үтәргә туры килә. Әгәр һәр баланың уку планшеты булса, телефоннарга дәрестә беркем дә кагылмас иде.
Биология һәм химия укытучысы Светлана Демблинг:
— Минем фикерем ике төрле: бер генә яхшы укытучы да дәрестә телефон алырга рөхсәт итми, тема белән кызыксындырып, ул балага буш вакыт калдырмый. Ләкин чынбарлык шундый ки, куркыныч нәрсә булырга мөмкин, һәм мин теләсә кайсы вакытта баламның үзен ничек хис итүен белергә тиеш. Моннан тыш, укучылар, укытучылар һәм ата‑аналар өчен, әйтик, билгеле бер уку йортында нәрсә ошый һәм ошамый кебек, төрле социаль сораштыруларны да тыйсыннар иде. Укучылар нәкъ менә шушы телефоннар аша тест сорауларны өйрәнәләр һәм, дәрестән соң балаларны калдырып, укытучыларга бу сорауларга җавап бирергә туры килә.


Ата‑аналар нәрсә уйлый?
Светлана Рәхимова:
— Әни буларак, мин бу законга каршы. Без бистәдә яшибез, ә мәктәп шәһәрнең икенче ягында урнашкан. Балалар мәктәпкә барганда, дәресләр тәмамланып, өйгә кайтканда минем белән элемтәдә торалар. Куркынычсызлык максатларында да мин теләсә кайсы вакытта шалтыратып, баланың тавышын ишетә алам. Шулай ук дәресләрне үзләштергәндә дә телефон кирәк: анда калькулятор бар, өстәмә материаллар эзләргә яки сүзлек табарга һәм карарга мөмкин. Әгәр дәрестә бик күп мәгълүмат бирелсә һәм 40 минут эчендә берәр нәрсәне язарга өлгермәсәң, фотога төшерергә була, аннары тыныч кына барысын да өйрәнергә мөмкин. Кайбер балалар телефонда уйный, әмма минем балаларым телефонны кирәкле максатлар өчен генә куллана.

 

Лилия СӨЛӘЙМАНОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: