Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 декабрь 2023, 12:12

Октябрьский укучылары Мәскәүне буйсындыра

Даниил Гурьянов «Русия гимны аңлаешлы сүзләр белән» VII Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады.  

Октябрьский укучылары Мәскәүне буйсындыра
Октябрьский укучылары Мәскәүне буйсындыра

2нче гимназия укучысы видеопрезентацияне укытучысы Зөлфия Мифтахова белән бергә әзерләгән. Бәйгедә уңышка ирешкән балалар Мәскәүдә, Русия армиясенең үзәк йортында бүләкләнгән. Финал­га бөтен Русиядән, Монголиядән, Таҗикстаннан, Кыргызстаннан һәм Белоруссиядән барлыгы 3316 эш чыккан. Бәйге номинацияләрендә Русиянең
23 төбәгеннән 32 эш призлы урын яулаган.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты ярдәме белән балалар һәм яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү Русия инновацион үзәге тарафыннан «Русия гимны аңлаешлы сүзләр белән» VII Бөтенрусия конкурсы быел җиденче тапкыр оештырылды.

Хәер, Даниилның бу беренче уңышка ирешүе түгел. Агымдагы елның язында ул «Дөньяга үз Ватаным турында сөйлим» Халыкара бәйгедә беренче урынга чыккан. Гимназист үз видеоролигы аша бар җиһанга Октябрьский шәһәре архитектурасы һәм бертуган Весниннар турында күңелләргә үтеп керерлек итеп бәян иткән.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: