Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 декабрь 2023, 12:14

Фән дөньясына тәүге адымнар

Арина Хәмитовага «Фәндә беренче адымнар» XXXII Бөтенрусия балалар фәнни‑тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсында тиңнәр булмаган.  

Фән дөньясына тәүге адымнар
Фән дөньясына тәүге адымнар

2нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы «Биология» юнәлеше буенча үзенең «5 секунд кагыйдәсе» эшлиме?» дигән тикшеренү проекты белән беренче урынга чыкты.

Җитәкчесе Алена Хәмитова кул астында Арина әзерләгән тикшеренү тезислары конкурс нәтиҗәләре буенча дөнья күргән җыентыкта басылып чыккан.

Кыз үз эксперименты аша «Биш секунд кагыйдәсе» эшлиме дигән сорауга җавап эзләгән. «Бу кагыйдәнең төп асылы шунда ки, төшеп киткән ризыкны биш секунд эчендә күтәреп алсаң, ул куллану өчен куркынычсыз була. Чыннан да, өй шартларында үткәрелгән эксперимент вакытында, идәнгә төшеп киткән ризыкны биш секундтан соң иелеп алсаң, анда, бер минут яткан ризыкка караганда, бактерияләрнең азрак булуы расланды, — дип сөйли Арина. — Димәк, кагыйдә эшли. Шулай да бактерияләр ризыкка күчеп өлгерә, мондый очракта без идәнгә төшеп киткән ризыкны тулаем куркыныч түгел дип әйтә алмыйбыз».

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: