Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2023, 12:15

Башкорт гимназиясенә — 100 ел!

Шәһәрнең мәгариф учреждениесе үзенең бер гасырлык юбилеен Милли мәдәниятләр үзәгендә билгеләп үтте.  

Башкорт гимназиясенә — 100 ел!
Башкорт гимназиясенә — 100 ел!

Милли бизәкләрдә — мәктәп тормышы

Тантанага хөрмәтле кунаклар чакырылды: хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, аның урынбасары Октябрь Латыйпов, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов, шулай ук укытучы-ветераннар — 1986-2003 елларда директор булып эшләгән Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Рима Мофазалова һәм үткән елларны тәмамлаучылар.

Безнең халык кунакчыллыгы, ачыклыгы һәм дуслыгы белән дан тота. Ак күлмәктән һәм яшел галстуктан булган укучылар һәм укытучылар юбилей иртәсендә кунакларны Халыклар дуслыгы йорты бусагасыннан ук тере коридор һәм җылы сәламләү белән каршы алдылар. Фойеда китап күргәзмәләре, узган елгы чыгарылыш укучыларының фотолары белән альбомнар оештырылган. Әлеге сурәтләрдә, мөгаен, күпләр үзләрен таба алгандыр.

Башкорт халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча җиһазландырылган миниатюралы тирмәне аерым билгеләп үтәргә телим: милли костюмнар, савыт-саба, самавыр, бишек — болар барысы да безнең халкыбызның гасырлык тормыш бизәкләре.

Шулай ук башкорт халкының бизәнү әйберләре аерым тәкъдим ителде. Ә башкорт гимназиясе директоры Рәсимә Усманова, уку йортының йөзе буларак, тәңкәләр белән бизәлгән башкорт күкрәкчәсеннән аеруча сөйкемле күренде.

Тәрбия чыганагы

Котлау өчен сүз Алексей Пальчинскийга бирелде. Ул бәйрәмдә катнашучы барлык кунакларны — гимназиянең бүгенге коллективын, элеккеге елларда хезмәт куеп, лаеклы ялда булган ветераннарны, мәктәпне төрле елларда тәмамлаучыларны зур юбилей белән тәбрик итте. Алексей Евгеньевич билгеләп үткәнчә, башкорт гимназиясе туган телне саклап калуда һәм аны тагын да үстерүдә әһәмиятле роль уйный.

Рәсми өлешне котлаулар дәвам итте. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, шәһәр методик берләшмәсе кысаларында актив эшчәнлек, югары һөнәри сыйфатлары һәм мәгариф системасын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен башкорт гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Әхмәтова, Ольга Кушанкина һәм Виктория Шиловага хакимиятнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Йөзеллык елъязмалар

Укучыларыбызны моннан еракта, 1923 елда ук башланган һәм бүгенге көнгә кадәр Октябрьский шәһәренең мөһим уку йортларының берсе булган гимназия тарихы белән кыскача таныштырабыз.

Безнең шәһәрнең иң борынгы мәктәбе ул вакытларда Югары Зает мәктәбе дип аталган. Аерым бина булмау сәбәпле, дәресләр крестьян йортларында уздырылган.

1946 елда җиде еллык 4нче мәктәп оештырыла. Башлангыч сыйныфлар бистәдәге барак тибындагы бинада белем ала. Югары сыйныф укучылары өчен Первомайский бистәсендә бер катлы таш бина тергезелә. Укучыларны Бөек Ватан сугышыннан кайткан укытучылар Әхәт Минәхмәт улы Минәхмәтов, Сәгыйть Мансур улы Садыйков, Ризитдин Инсафутдин улы Инсафутдинов, Павел Степанович Луконин, Александр Петрович Белов укыталар.

1959 елда хәзерге өч катлы бина төзелә, парта артларына 1175 укучы утыра.

Төрле елларда мәктәп директорлары булып Ризитдин Инсафутдин улы Инсафутдинов, Фәһимә Абдулла кызы Зинәтуллина, Рәис Габдрәуф улы Латыйпов, Рима Риза кызы Мофазалова, Гәүһәр Галиәкбәр кызы Шакирова, Ришат Юнир улы Кинҗәбаев, Ләйсән Кимал кызы Миңнеханова хезмәт куя.

Балаларны тәрбияләү эшенә аеруча зур өлешне БАССРның атказанган укытучысы, Беренче Бөтендөнья Башкортлар корылтае делегаты, Октябрьский шәһәренең Мактаулы гражданы Рима Мофазалова кертә. Ул мәктәпне, башкорт гимназиясенең рәсми сайтында бирелгән мәгълүматларга ярашлы,  1987 елдан 2003 елга кадәр җитәкли. Бу вакыт эчендә 4нче урта мәктәп базасында башкорт телен, мәдәниятен һәм башкорт халкының традицияләрен өйрәнү буенча уку-методик үзәк булдырыла. Нәкъ менә легендар Рима Риза кызы канаты астында 2003 елда мәктәп башкорт гимназиясе исемен ала һәм бу статус бүгенге көнгә кадәр сакланып килә.

Хәзерге вакытта 4нче башкорт гимназиясендә 23 педагог эшли, 540 укучы белем ала. Мәктәп кабинетлары заманча җиһазландырылган, аның төзекләндерелгән территориясе бар.

Гимназиядә башкорт телен өйрәнү һәм үстерүдә Фәридә Әминованың да өлеше зур. Нәкъ менә ул рус мәктәбендә укучыларга туган тел укыта башлауның нигез ташын сала. Фәридә Мурзагул кызы халык мәгарифенә 40 ел гомерен багышлаган ветеран. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма җәмәгать эшеннән читтә калмый. Башкорт гимназиясенең юбилеен бәйрәм итүгә күргәзмә оештыруда актив ярдәм итә. Ул Рима Риза кызына фидакарь хезмәте, туган телне үстерүдә һәм өйрәнүдә ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәт белдерә. Фәридә Мурзагул кызы йомгаклап әйткәнчә, нәкъ менә шундый җитәкче белән эшләгәндә генә биек үрләр яуларга була.

2016 елдан гимназия җитәкчесе булып Рәсимә Усманова эшли.

Остазлар теләкләрендә җылы сүзләр

Укытучылар, җитәкчеләр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, рәссамнар, эшчеләр — чыгарылыш укучылары арасында төрле һөнәр ияләре. Алар үзләренең тырыш хезмәтләре белән кече Ватаннарын гына данлап калмыйча, аның чикләрендә дә танылу таба.

Русиянең һәм Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Башкортстан рәссамнарының иҗади берләшмәсе җитәкчесе Васил Ханнанов үзенең иңнәренә нык канат куйган мәктәбенә «Туган тел» картинасын бүләк итте.

Октябрьскийның 8нче мәктәп директоры Ольга Старшинова аларга үз вакытында тугры юл күрсәткән остазларына чиксез рәхмәтен җиткерде.

Пенсиядәге тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әлфирә Хәбибова белән бүгенге юбилей хакында сөйләшеп алдык.

— Ун еллык укумы, әллә инде 40 еллык эшме — хәзер минем өчен нинди еллар кыйммәтлерәк булуын әйтүе кыен. Чөнки туган мәктәп стеналарында үткәргән һәр мизгел минем тормышымда иң могҗизалы вакыт. Мин шатланып мәктәпкә йөгердем, чөнки коллектив көчле, укытучылар грамоталы, игелекле, алар укучыларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер иде, — дип билгеләп үтә мәгариф тармагы ветераны.

Бу көнне башкорт гимназиясе тормышында тирән эз калдырган Рима Риза кызының да фикерен ишетмичә калу дөрес булмас иде.

— Коллектив дус, тотрыклы, эшкә сәләтле булды. Укытучылар бик теләп эшләделәр, кайчан һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңладылар.

— Нинди кыенлыклар булды?

— Укучылар саны күп: дүрт смена, 40-45 укучыдан торган сыйныфлар эшләде. Бу бик зур йөкләнеш. Һәр балага игътибар таләп ителә, аларга иҗади якын килмичә уңышка ирешү мөмкин түгел.

— Башкорт гимназиясе коллективына нинди теләкләр телисез?

— Бары тик яхшылык һәм изгелек телим. Хезмәтләрендә тотрыклылык, сабырлык, нык сәламәтлек һәм, әлбәттә, рәхмәтле укучылар!

 

Лилия СӨЛӘЙМАНОВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: