Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 ноябрь 2023, 16:56

Эшлекле түгәрәк өстәл

Шәһәрнең 11нче татар гимназиясе базасында төбәкара түгәрәк өстәл узды.  

Эшлекле түгәрәк өстәл
Эшлекле түгәрәк өстәл

Татарстанның Ютазы районы һәм Октябрьский татар теле һәм әдәбияты укытучылары ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү өчен заманча педагогик технологияләрне куллану турында фикер алыштылар.

Ютазы районы мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина «Укучыларны милли традицияләр аша тәрбияләү» темасы буенча чыгыш ясады. Ютазы авылы мәктәбе укытучысы Лилия Вәлиуллина Гадел Кутуй иҗат иткән «Тапшырылмаган хатлар» әсәренең Ютазы районы белән бәйләнеше турында гамәли эш күрсәтте. Шәһәрнең 13нче мәктәп укытучысы Гөлназ Идрисова «Укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив сәләтләрен үстерү» темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.Туган тел дәресләрен тагын да үтемлерәк һәм кызыклырак итү максатында мастер-класслар оештырылды.

Чарада педагоглар үзләренең туган телне укыту методикасын белүләрен, укытуда иҗади якын килүләрен, яңа технологияләрне киң куллануларын күрсәттеләр.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: