Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 ноябрь 2023, 16:53

Алтын нянечка

Флюзә Закирова егерме елдан артык шәһәрнең 30нчы балалар бакчасында эшли.  

Алтын нянечка
Алтын нянечка

Тумышы белән Әлшәй районының Никифар авылыннан булган Флюзәнең әнисе бер ара балалар бакчасында эшли. Ул елларда башлангыч сыйныфларда гына әле белем алган кызчык әнисенә ияреп бакчага бара торган булган.

— Хәтерлим әле, әниемә кечкенә балаларны карашырга ярдәм итә, алар белән уйный идем. Балалар бакчасы ябылуга әти-әниләре кыр-басулардан һәм фермадан кайтып җитә алмаган нарасыйларны әни белән өйгә алып кайтканда шундый рәхәт була иде, — дип балачак елларын искә алганда гәзитебез кунагының күзләрендә бәхет очкыннары биеде.

Менә кайда яшерелгән икән балалар дөньясына мәхәббәт һәм кеше баласына икенче әни булудан олы тәм һәм ямь табу теләге!

Гаиләдә алар өч бала үсә. Хезмәт тәрбиясе — төп тәрбия була. «Артык иркәләнеп үсмәсәк тә, кешедән ким-хур булып үсмәдек. Бик яшьли әти-әнинең кул астына кердек. Уйнарга да вакыт калды. Балачакның иң матур һәм рәхәт чакларын һич онытырга мөмкин түгел — өскә кигән киемнәр бозланып катканчы таудан чана шуулар... Кышларга кергән саен бала-чага тавышыннан яңгырап торган үзебезнең тау битләрен сагынам. Җәен су чәчрәтеп уйнап-йөзгән күл буйларын юксынам», — дип сөйли Флюзә Ильяс кызы.

Мәктәптә укыганда актив укучыларның берсе була ул. Сыйныфтан тыш чараларда җырлый да, бии дә, сәнгатьле итеп шигырь дә сөйли. Үзе кебек үк сәләтле сыйныфташлары белән күрше авылга барып концерт та куеп кайта әле Флюзә Закирова.

1976 елда урта мәктәпне тәмамлаган кыз авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм агроном һөнәрен үзләштерә. Бәләбәй районына эшкә билгеләнгән яшь белгеч үз һөнәре буенча бер генә ел эшләп кала. Студент елларында очраткан сөйгән яры кызга тәкъдим ясый. Флюзә туташ Миякә районы Миякәтамак авылына килен булып төшә. Гаилә башлыгы, әлбәттә, яшь

һәм чибәр хатынын кырга эшкә җибәрми. Йортта бер агроном булуы да бик җиткән: ир белән хатын бер факультетта укый.

Закировлар гаиләсе сигез ел Миякәтамак авылында яши. Флюзә Ильяс кызы берничә ел мәктәптә хезмәт куя, аннан соң ул медпунктка санитарка булып эшкә урнаша.

— Килгән авыл кешесенә укол да ясап җибәргәләдем. Шәфкать туташы булып эшкә кайткан кызыкайның, венаны табып, укол ясый алмаган чаклары булды. Шундый вакытта балачак хыялым — табиб булу теләгем искә төшеп, күңелләр тула иде. Әти: «Кулың йомшак синең кызым, укырга киткән булсаң, бер дигән доктор чыга иде синнән», — дип еш әйтте. Нишләмәк кирәк, аның каравы мин бүген балалар дөньясында эшлим, алар белән яшим, куанам, көләм, шаярам, алар өчен борчылам, — дип сөйли хезмәт кешесе.

Флюзә ханым гаиләсе белән Октябрьскийга күченеп килгәнгә дә хәтсез вакыт узган — 35 ел. Икътисадый тотрыксыз чорга туры килгән 90нчы елларда ир белән хатын икешәр эштә эшли. Гаилә башлыгы шабаш итәргә дә көч һәм теләк таба. «Кайда акчалата, кайда бартер белән түлиләр. Бер колым хисабына миңа хатын-кыз сумкасы күтәреп кайткан иде. Шуның кадәр күңелем булды шул вакытта. Улыбыз тугач та ирем бөтен мәшәкатьне үзенә алырга тырышты. Мине күбрәк балабыз янәшәсендә булуымны теләде» — дип искә ала ул сагынып кырык елдан артык гаиләсен җил-яңгырдан саклап, пар канат булып яшәгән тормыш иптәшен. Кызганычка, 2020 елда язмыш аларны гомерлеккә аерган.

— Менә шундый авыр вакытларда сабыйларның шат авазы сагыш-юксыну хисе биләп алган җанны сихәтләндереп җибәрә. Үз эшемне бик яратам. Әлбәттә, кече тәрбияче булып эшләгән кешенең хезмәте күренми, ул бетмәс-төкәнмәс вак-төяктән тора. Шуңа карамастан, иртүк аякларым җиргә тими — үзләре йөгерә балалар бакчасына. Нәниләр килеп җиткәнче бер кат тузаннарны сөртеп чыгам. Бүлмәләрне ачып җилләтәм. Иртәнге аш өчен өстәлләрне әзерлим. Балалар белән шөгыльләр вакытында кайвакыт тәрбиячегә ярдәм итәргә туры килә. Урамга, саф һавага чыкканда да балаларны бергәләп киендерәбез, бергәләп озата чыгабыз, — дип сөйли ачык күңелле нянечка.

2000 елда 30нчы балалар бакчасына эшкә килгән Флюзә Закированы кладовщик итеп кабул итәләр. Тырыш һәм сөйкемле хатын-кызга берничә елдан соң күрү буенча компенсацияләүче төркемгә эшкә күчәргә тәкъдим итәләр.

— Беренче мәлне бераз куркып һәм шикләнеп калдым, әлбәттә. Чөнки бүген тулы сәламәт балалар белән эшләве бик авыр. Шулай да зур канәгатьлек хисе белән алындым бу эшкә. Нарасыйлар белән эшләү, чыннан да, күпкә рәхәтрәк, гәрчә катлаулы вакытлар булса да. Бүгенге чор балалары, әлбәттә, гел башка төрле. Моннан ун-унбиш ел элек кенә дә әле алар бертөрле тынычрак һәм иплерәк иде. Хәзер сабыйлар бик тынгысыз, көяз, ашауга да нәзберек. Менә шунысы аеруча да борчый. Бер генә калак, ике генә калак ашап кара инде дип үгетләп, кыстап ашатырга туры килә үзләрен. Ни сәбәпледер, бүгенге чор балалары ботканы һәм ашны үз итми. Мин моны гаиләдән киләдер, дип уйлыйм. Ә балаларны ашатмыйча ярамый. Аларга бит көн озыны уйнарга, шөгыльләнергә, хәрәкәтләнергә кирәк, — дип борчыла шәһәрдәшебез.

Шул ук вакытта Флюзә Ильяс кызы нарасыйларның үсүләрен, аларның сәләте артуын күреп тә сөенә. «Арада оекбаш тотып кия дә белми торган балалар килә. Аларның нәни куллары белән аякларына носки кияргә яисә күлмәк төймәләрен эләктерергә тырышуларын күреп, күзләргә яшьләр тула. Юк, бу кызгану хисе түгел. Бу кечкенә кешенең үсәргә тырышуын, аның социальләшүен күрүдән күңелләрдә туган шатлык хисе», — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Флюзә Закирова эшләгән төркемнән беренче чыгарылыш чыгып киткәнгә дә шактый сулар аккан. Әмма аларның шактые үзләрен калак тотып ашарга, горшокка утырырга өйрәткән нянечкаларын таный. Әти-әниләр дә исәнлек-саулык белешеп, балаларының хәл-әхвәлләрен сөйләп китә. Бу бит зур шатлык!

— Чөнки безнең Флюзә Ильясовна шулкадәр тырыш һәм җаваплы кеше. Аның төркеме һәрвакыт чисталыктан һәм тәртиптән балкып тора. Ул үзе табигате белән бик тәртипле һәм төгәл хатын-кыз. Балаларны үлеп ярата. Ул эшли торган төркемдә нарасыйлар белән дә, аларның ата-аналары белән дә аеруча сабыр һәм әдәпле булырга туры килә. Ул әлеге сыйфатларның барысын да үзенә туплаган. Шуңа күрә аны балалар да, әти-әниләр дә ярата. Ә коллективта Флюзә Ильясовна — зур абруйга ия кеше. Без аны бик хөрмәт итәбез. Хаклы ялда булуына карамастан, аның безнең арада озак еллар эшләвен телибез. Аның кебек намуслы һәм хезмәт сөючән хезмәткәрләр хәзер алтын бәясе тора, — диде зур канәгатьлек хисе белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Людмила Полунина.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: