Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 ноябрь 2023, 17:08

Алексей Пальчинский иртәнге ашны авыз итте

Шәһәр мәктәпләрендә. Узган атнада шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы мәгариф оешмаларында булды һәм укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү шартларын күзәтте.

Алексей Пальчинский иртәнге ашны авыз итте
Алексей Пальчинский иртәнге ашны авыз итте

Кешенең ашказанына туклыклы һәм файдалы ризык кермәсә, укуга гына да түгел, хәтта эшкә теләк калмый. Шулай булгач, үсеп килүче буынны кайнар, сыйфатлы, шул ук вакытта тәмле ризык белән тәэмин итү  — өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Бу көнне Алексей Пальчинский шәһәрнең 1, 12, 17 һәм 18нче мәктәпләренә килде. «Мәктәп туклануы комбинаты директоры Татьяна Абрамова белән берлектә биналарның чисталыгын, әзерләнә торган ризыкның сыйфаты һәм күләме стандартларга туры килү-килмәвен тикшердек. Үзем дә ризыкларны тәмләп карадым. Иртәнге ашка балык таяклары белән тары боткасы, ипи, чәй һәм сок әзерләнгән иде. Ризык тәмле, салкын түгел. Ашханә хезмәткәрләре чын күңелдән пешерәләр, моның өчен рәхмәт аларга», — дип яза ул социаль челтәрләрендәге үз чатында.

Шәһәрнең 12нче мәктәп ашханәсе балалар гөҗләвеннән умарта күчен хәтерләтте. Алексей Евгеньевич, укучылар белән янәшә утырып, аларның кайнар ризыктан канәгатьме-юкмы булуы турында әңгәмә корып алды.

Татьяна Юрьевна сүзләренә караганда, шәһәр мәктәпләрендә балаларның бердәм туклану стандартлары саклана.

— Без сәламәт диетик туклануны саклап калырга тырышабыз, мәктәп укучыларын өйдәгечә тәмле һәм төрле ризыклар белән җәлеп итәбез. Меню балаларның өстенлекләреннән чыгып, ләкин сәламәт диета нормаларын үтәп эшләнә. Мәктәп туклануы комбинатының рәсми сайтында һәм ВКонтакте битендә ата-аналар көндәлек меню белән дә, 10 көнлек меню белән дә таныша ала. Барлык рецептуралар буенча ризыкларның калориялелеге, аксымнар, майлар һәм углеводлар, витаминнар һәм микроэлементлар күләме китерелә. Мәктәп менюсы вакыт-вакыт яңартыла, мәсәлән, шундый яңалыкларның берсе — концентрацияләнгән җиләк чималыннан ясалган эчемлек, — дип сөйли ул.

Әлбәттә, мәктәпләрдә әзерләнә торган кайнар ризык турында күп сөйләргә була. Ул кемнедер канәгатьләндерә, кемнедер — юк. Монда күп факторлар үз ролен уйный. Укучының нинди мохиттә үсүе дә, гаиләнең финанс хәле дә, әти-әниләрнең балага карата мөнәсәбәте дә. «Мин телим» дигән принцип белән яшәп, фаст фуд белән тукланып, газлы су эчәргә күнеккән малай һәм кызларны, табигый ки, мәктәп ашханәсендә пешә торган боткалар да, балык кәтлитләре дә канәгатьләндерми. Әнә бит без сорау биргән урта яшьләрдәге кыз да артык көязләнеп тормады, тәлинкәдәге боткага карап, бәлкем кемгәдер ошыйдыр, ә миңа шәхсән ошамый, дип җавап бирде.

— Мәктәпләрдә туклануны контрольдә тоту эшен дәвам итәчәкбез. Мониторинг үткәрү мәктәп укучыларының туклануын оештыруның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, менюда өстенлекләрне ачыкларга һәм туклануны оештыру системасын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирә. Шулай ук мәктәп ашханәләрен модернизацияләүне дә дәвам итәчәкбез, кирәк булганда азык-төлек блокларындагы җиһазларны, ашханә залларын яңартачакбыз, — дип белдерде шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: