Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 октябрь 2023, 18:37

Безнең заман батырлары

Көзге каникуллар башланыр алдыннан шәһәрнең 20 һәм 22нче мәктәпләрендә Батырлык дәресләре узды.  

Безнең заман батырлары
Безнең заман батырлары

«Әмир» сынауларга әзер булырга чакырды

20нче мәктәпкә очрашуга килгән «Әмир»гә нибары 23 яшь. Сроклы хезмәтне сапер сыйфатында үткән якташыбыз 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация буенча фронтка озатыла.

— Беренче вакытта килеп туган вәзгыять алдында югалып, каушап калсак та, Октябрьскийдан бик күп ир-егетләр белән бер территориягә эләгү, барыбыз бергә булу, әлбәттә, рухи яктан да, физик яктан да берникадәр җиңеллек бирде. Ничек кенә булмасын, Ватанны саклау — һәр ир-егетнең изге бурычы. Шуңа күрә мобилизация игълан ителгәч, каядыр качып калу, сәбәп табу турында хәтта уй да булмады. Туган шәһәребездән, аның халкыннан даими рәвештә килеп ирешә торган гуманитар ярдәм, балалар куллары белән язылган хатлар безгә көч бирә. Без үзебезнең ялгыз булмавыбызны, безнең артта ышанычлы тыл булуын тоябыз һәм моның өчен бик рәхмәтлебез, — дип сөйли хәрби хезмәткәр.

Хәзерге вакытта Запорожье юнәлешендә мотоукчылар гаскәре составында хәрби бурычын үти торган якташыбыз укучыларга Донбасс өчен бара торган хәрби низагның максаты, Русия солдатларының нинди бурыч үтәүләре турында сөйләде. Балалар, гадәттәгечә, хәрбиләрнең нинди көнкүреш шартларында яшәүләре белән кызыксынды. Ничек тукланулары да аларны битараф калдырмады.

— Без җир астында, блиндажларда яшибез. Анда мөмкин булган барлык уңайлыклар да бар. Ашау мәсьәләсе буенча да зарланырлык түгел. Шәһәрдән гуманитар ярдәм, безнең гаиләләребез салган посылкалар безгә килеп тора. Ә кайнар ризыкны үзебезнең арадан сайлап куйган солдатлар пешерә. Кайвакыт бик үк өйдәгечә килеп чыкмаса да, без зарланмыйбыз, тәмле итеп ашыйбыз, — дип җавап бирде кунак.

— Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

— Йоклыйм. Беренче көннәрдә тәүлегенә ике-өч сәгать ял иткән вакытлар булды. Каравыл, кизү торулар... Күп төрле уйлардан күзгә йокы кермәгән төннәр дә булды. Әмма, ышаныгыз, кеше барына да күнегә һәм җайлаша.

— Сез ничек еш үзегезнең ату коралын чистартасыз?

— Һәр солдат, яуга кергәнме ул, юкмы, хәтта бер тапкыр гына аткан булса да, үзенә ышанып тапшырылган коралны һәрвакыт чиста тотарга бурычлы.

— Курку хисе биләп алган вакытлар булдымы?

— Кешедә курку хисе булу — ул уңай күренеш. Кеше үз гомере өчен куркырга тиеш. Мондый тойгы саклану, үз-үзеңне яклау хисе тудыра.

Батырлык дәресенең ОБЖ кабинетында узуыннан файдаланып, «Әмир» малайлар һәм кызларга һәртөрле гадәттән тыш вәзгыятькә әзер булырга, элементар беренчел медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнергә киңәш итте.

— Тормышның без уйлаганча гына бармавын чынбарлык күрсәтеп тора. Шуңа күрә без аның һич көтелмәгән борылышларына әзер булырга тиеш. Әмма ничек кенә булмасын, без, һичшиксез, туган ягыбызга, якыннарыбыз янына исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз, — дип зур ышаныч белән белдерде шәһәрдәшебез.

Ахырда укучылар ил-көнебезнең бәйсезлеген яклаучы якташыбызга, аның хәрби иптәшләренә уңышлы солдат тормышы теләп язган хатларны, үз куллары белән ясаган талисманнарны тапшырдылар.

Снайпердан алып командирга кадәр

Елдан артык хәрби операция зонасында булган «Галләм» отпускыга беренче тапкыр кайткан.

— Гаиләмне, туганнарымны бик нык сагынган идем. Шуңа күрә ял вакытын һәрвакыт алар белән янәшә, максималь файдалы итеп уздырырга тырышам, — диде шәһәрдәшебез.

Донбасс өчен барган яуга узган елның сентябрендә чыгып китә. Ул вакытта Башкортстаннан җыелган солдатлардан төзелгән ике ротаның 90 процентын диярлек безнең шәһәр ир-егетләре тәшкил иткән. Шуңа күрә аларны бер-ара Октябрьский ротасы дип тә йөртәләр.

Элеккеге артиллерияче махсус хәрби операциядә хезмәт узуны снайпер-разведчик булып башлый. Бүгенге көндә «Галләм» — мотоукчылар взводы командиры. Ул — батареяның өлкән офицеры.

Әмма 22нче мәктәп укучылары күңелендә туган кайбер сораулар хәтта аның кебек утны һәм суны кичкән хәрбине дә уйланырга мәҗбүр итте.

— Сроклы хезмәт хәрби низагтан нык аерыламы?

— Әлбәттә! Уставта каралган үзара мөнәсәбәтләрдән тыш, бернинди дә уртаклык юк. Әгәр без сроклы хезмәт вакытында алгаритм буенча шөгыльләр узган булсак, хәрби операциядә бөтен хәрәкәтләр дә план буенча бармаска мөмкин. Монда инде ничек кулай килә...

— Без язган хатлар сезгә килеп җитәме?

— Сез язган хатлар — безгә бик кадерле. Без аларның һәркайсын укыйбыз, алар белән стеналарны бизибез, ишекләргә элеп куябыз. Хатлар язуыгызны дәвам итегез. Адресларыгызны күрсәтегез. Безнең арада хат авторлары белән очрашырга, аларга рәхмәт әйтергә теләүче хәрбиләр дә бар.

— Сез бүген отпускыда. Махсус хәрби операция зонасына әйләнеп кайтырга телисезме?

— Мин — офицер! Мин — Ватан сакчысы! Халкымны яклау, балаларымны имин тормыш белән тәэмин итү минем бурычым.

— Сез хәрби низагка нинди максат белән киттегез?

— Ул җирләрдә бара торган бик үк күңелле булмаган вакыйгалар сезнең өлешкә төшмәсен өчен.

— Сезнең тормыш белән бәйле булган нинди дә булса гадәттән тыш хәл турында сөйләгез әле?

— 23 августта безнең позициягә ике дрон-камикадзе килеп җитте. Әмма аларның берсе дә шартламады, гәрчә берсе миннән ике метр арада гына җиргә төшсә дә...

Моннан ары да сезнең барыгызны да фәрештәләр саклап йөртсен!

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: