Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 октябрь 2023, 15:42

Укытучы көне — җылы бәйрәм

Чөнки ул җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә укытучылар, барлык күңел җылысын һәм яктысын биреп, намуслы, гадел, мөстәкыйль, жаваплы, хезмәт сөючән һәм үз иленә тугры булган шәхесләр тәрбияли.

Укытучы көне — җылы бәйрәм
Укытучы көне — җылы бәйрәм

Шәһәр мәгърифәтенә — сыйфат билгесе!

Октябрьский шәһәрендә 5 октябрь — Укытучылар көне Милли мәдәниятләр үзәгендә башланды. Укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын хакимиятнең мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов җылы сәламләде. Ул хезмәттәшләренә фидакарь хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, сабыр һәм зирәклекләре өчен тирән ихтирамын һәм ихлас рәхмәтен белдерде. Мәгариф профсоюзы оешмасы рәисе Кристина Анисимова да яшь буын тәрбиясе сагында торучы олы җанлы кешеләргә сәләтле укучылар, аңлы әти-әниләр һәм яңа казанышлар теләде.

Тантананы дәвам итеп, Александр Петрович шәһәрнең иң яхшы укытучыларына мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Сүз уңаенда, сентябрьнең соңгы көннәрендә Уфада узган мәгариф сыйфатын бәяләү буенча төбәкара конференциядә муниципаль мәгариф идарәсе органнары эшенә йомгак ясалды. Октябрьскийның белем бирү сыйфатын арттыру максатында башкарган эше Башкортстанда иң яхшысы дип танылды һәм ул 2022-2023 уку елы йомгаклары буенча «Сыйфат билгесе» белән бүләкләнде.

Рәхмәтнең һәм хөрмәтнең ихласы

Бәйрәм Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараеның зур залында дәвам итте. Дәрәҗәле кунакларны тынлы уен кораллары оркестры һәм бәйрәмчә бизәлгән фойеда җылы итеп сәламләп укучылар каршы алды. Шунда ук мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген һәм казанышларын чагылдырган күргәзмәләр белән танышырга мөмкин булды. Кул эшләре күргәзмәләре дә һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.

Тантананы хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский ачты.

— Безнең шәһәрдә үз һөнәренә тугры булган чын патриотлар яши һәм эшли. Алар арасында Башкортстан Республикасының атказанган укытучылары һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре бар, өч йөздән артык укытучы Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Педагогик коллективларда укытучыларның күпьеллык тәҗрибәсе яшь коллегалары алып килгән яңалыклар һәм аларның креативлыгы белән уңышлы бәйләнеш таба. Агымдагы уку елында шәһәр мәктәпләрендә 32 яшь педагог хезмәт эшчәнлегенә кереште.

Кадерле укытучылар, сез балаларны яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтәсез, аларга иҗади уйларга һәм җитди карар кабул итәргә булышасыз. Укытучы һәм остаз елында сезгә авыр, әмма бик кирәкле һәм игелекле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм, — дип мөрәҗәгать итте ул мәгариф тармагы хезмәткәрләренә.

Бәйрәмнең кадерле кунаклары — ветеран-укытучыларга игътибарның зурысы булды. Алар, башкарган күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен, хөрмәт билгесе итеп купшы чәчәк бәйләмнәре кабул итте.

Көннең иң дулкынландыргыч мизгеле җитте — Октябрьскийның үз эшенә гашыйк булган, яшь буынны тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итүче укытучылар дәүләт, төбәк һәм муниципаль бүләкләр белән билгеләнде.

«Русия Федерациясе Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

- Марина Богданова — 13нче мәктәп директоры;

- Рөстәм Нәфыйков — 11нче татар гимназиясе директоры;

- Вера Ульянова — Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае директоры.

Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Роза Васильцова — 2нче гимназиянең математика укытучысы;

- Эльмира Кадыйрова — 12нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

- Ольга Кәримова — 3нче гимназиянең химия укытучысы;

- Эльвира Тарасова — 9нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

- Татьяна Федюнина — 19нчы коррекция мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме һәм информатика укытучысы.

«Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исем бирелде:

- Светлана Фокина — 13нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

- Урал Йосыпов — 8нче мәктәпнең физика укытучысы.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

- Наталья Сәетова — 19нчы коррекция мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.

2023 елда Октябрьский территориясендә дәүләт имтиханын оештыру һәм үткәрүнең югары һөнәри дәрәҗәсе өчен Башкортстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте игълан ителде:

-  17нче мәктәпнең математика укытучысы Илсөяр Степановага.

Тантанада бер төркем укытучыларның тырыш хезмәте Октябрьский хакимиятенең һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.

Барлык чыгышлар шәһәрнең иҗат коллективларның якты һәм матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Укытучылар көне гөлләмәләр, көләч йөзләр һәм күтәренке кәеф бәйрәменә әверелде.

Хөкүмәттән — бүләкләр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың иң яхшы 31 педагогына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында безнең Октябрьскийдан ике укытучы булуы аеруча күңелле вакыйга.

2нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Римма Галимовага «Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараеның өстәмә белем бирү өлкән педагогы Елена Наянзина «Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

БР Хөкүмәте йортында Югары дәүләт билгеләренә лаек булган педагогларны хөрмәтләү һәм республикада педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Республика мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин кулыннан лаеклы бүләкләр алучылар арасында Октябрьскийның 12нче мәктәп директоры урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Галиева да бар иде. Хезмәт эшчәнлегендәге казанышлары һәм мәгариф өлкәсендәге күпьеллык эше өчен Ольга Владимировна Русия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличгины» ведомство билгесе белән бүләкләнде.

Педагог! Остаз! Дустым!

Октябрьскийның Балалар сәнгать мәктәбе коллективы да менә шундый исем астындагы күргәзмә белән Укытучылар көнен билгеләп үтте. Күргәзмәдә талантлы педагог Аделия Малахасанова җитәкчелегендә иң яшь рәссамнар — беренче сыйныф укучылары катнашты. Рәсемнәрдә алар үзләренең укытучыларына карата барлык җылы хисләрен, соклануларын һәм яратуларын чагылдырган. Якты, төсле һәм эчкерсез картиналар — укытучыларга моннан да кадерлерәк бүләк була ала микән!

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: