Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 октябрь 2023, 15:53

Минем Башкортстаным!

Шәһәрнең 30нчы балалар бакчасы нәниләре туган җирләре — Башкортстан Республикасы көнен шигърият бәйрәме белән билгеләп үтте.  

Минем Башкортстаным!
Минем Башкортстаным!

Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә республиканың туган көненә багышлап «Минем Башкортстаным» исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе оештырылды.

Бу чара, беренчедән, күркәм гадәткә әверелсә, икенчедән, ул үсеп килүче буында Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт, матур сәнгатькә зур кызыксыну уятуны максат итеп куя.

Быел да бу көнгә әзерлек көн элгәре башланган. Бәйге шартлары буенча, беренче турда урта, өлкән һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан. Алар арасыннан иң яхшыларны сайлап алу, әлбәттә, җиңел булмаган. Әмма конкурс булгач, аның җиңүчеләре һәм призерлары булырга тиеш.

Конкурс иртәсе Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыравыннан башланды. Ләкин бу чараны шигырь бәйгесе дип атау гына аз булыр, малайлар һәм кызлар аны чын тантанага әверелдерде. Алар туган җирләре — Башкортстан турында шигырьләрне шулкадәр оста, үтемле, нәкъ менә чын артистларча сөйләделәр ки, без, өлкәннәр, ирексездән балаларның һәр ишарә һәм мимикаларына ияреп, үзебезне әлеге шигырь каһарманнары итеп тоя башлавыбызны, үзеннән-үзе йөзләргә бәхетле елмаю йөгерүен сизми дә калдык. Шунысы да мөһим, бәйгедә Мостай Кәрим, Йосыф Гәрәй, Геннадий Молодцов кебек язучылар иҗат иткән рус, башкорт һәм татар телләрендәге шигырьләр яңгырады. Балаларның чыгышларына компетентлы жюри бәя бирүе аңа тагын да дәрәҗә өстәде.

Урта төркем кызчыклары башкаруындагы «Башкорт көзе» биюе, башкорт уен кораллары — кубыз һәм курайның тере тавышын тыңлау, «Инә һәм җеп», «Курай» уеннарын уйнау — болар барысы да бәйрәмнең чын бизәге булды.

Башкортстан көнен менә шулай матур итеп бәйрәм иткән балалар бакчасы кунаклар да чакырырга онытмаган. Календарьдагы бу кызыл датаны алар белән бергәләп 4нче башкорт гимназиясе укучылары да билгеләп үтте. Безнең халык кунакка буш кул белән йөрергә күнекмәгән. Кечкенә дуслары каршында

7 сыйныф укучысы Арина Нияскулова «Урал Батыр» башкорт халык эпосыннан өзек укыды. Сүз уңаеннан, кыз әлеге чыгышы белән республика күләмендә узган бәйгеләрдә дә уңыш яуларга өлгергән. Бу хакта аның җитәкчесе — башкорт теле укытучысы Ирина Исаргапова горурлык хисе белән сөйләде. Гимназиянең «Гөлнәзирә» фольклор төркеме башкорт халык җырларын башкарды. Кунаклар балалар бакчасында оештырылган музейда да булдылар. Биредә башкорт, татар, рус көнкүрешеннән почмаклар булдырылган. Гимназистларда музей киштәләрендә саклана торган бер гасырлык экспонатлар һәм аларның тарихы зур кызыксыну уятты.

Шулай итеп, бәйге көненең иң дулкынландыргыч мизгеле дә килеп җитте.

Урта төркем балалары арасында иң яхшы шигырь сөйләүче булып Амелия Шәфыйкова танылды. Икенче урында — Виктория Бабенко. Өченче урында — Альмира Хаҗиева. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре арасында Арслан Арсланов җиңү яулады. Иван Гонштейн икенче урынга чыкса, Егор Травкин беренче өчлекне йомгаклады. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Тамерлан Шәрипов чыгышы, әлбәттә, мактауга лаек иде һәм ул беренче булды. Икенче урында — Элина Хаҗиева, өченче урында — Арина Габдуллина. Җиңүчеләр грамоталар һәм татлы бүләкләр белән билгеләнде. Калган балалар да катнашучы сертификаты, шулай ук татлы призлар кабул итте. Кем белә, әлеге нәни артистларның кайберләре гомерендә бу беренче бүләктер һәм ул яңа җиңүләргә маяк булып торсын!

— Республика көне уңаеннан ел саен уза торган шигырь бәйгесе, чыннан да, балаларда зур кызыксыну уята. Алар тырышып шигырьләрне ятлыйлар, репетицияләрне көтеп алалар. Берникадәр дулкынлансалар да, нәниләргә сәхнәдә чыгыш тоту бик ошый. Әлеге бәйрәм чарасы безгә тәрбияләнүчеләрнең күп кырлы сәләтен ачарга ярдәм итсә, ул балаларга да үзләрен кеше алдында кыю тотарга, үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтә, — дип билгеләп узды мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Людмила Полунина.

Гимназиянең башкорт теле укытучысы Ирина Исаргапова да балалар бакчасы оештырган бәйрәмнең шулкадәр җанлы узуын, балаларның никадәр талантлы булуын, тәрбиячеләрнең сәхнәне генә бизәп калмыйча, тәрбияләнүчеләрен дә милли киемнәргә киендерүен, аларның костюмнарын милли бизәнү әйберләре белән тулыландыруын зур канәгатьлек хисе белән уртаклашты.

Сүз уңаеннан, агымдагы уку елында 4нче башкорт гимназиясе һәм 30нчы балалар бакчасы дәвамчанлык программасы буенча эшли башлаган.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: