Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 июнь 2023, 16:45

«Укучым — горурлыгым!»

8нче урта мәктәпне 18 ел элек тәмамлаган «Шайтан» псевдонимлы яугир яшь буын өчен патриотлык һәм батырлык үрнәге булып тора.  

«Укучым — горурлыгым!»
«Укучым — горурлыгым!»

Шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исләренә чорналган май аен да төгәлләдек. Шәһәребезнең белем бирү йортларында соңгы кыңгыраулар чыңлаган, чыгарылыш сыйныфлар өчен иң җаваплы имтиханнар тапшыру көннәре башланган, ә инде кечерәкләр җәйге ялга таралышкан чор бу. Педагоглар өчен исә шушы ямьле дә, бераз моңсу да вакыт уку елына нәтиҗәләр ясау, күңелдәге хатирәләрне яңарту өчен кулай.

8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Галиева элеккеге укучысы — әлеге вакытта Украинада махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче «Шайтан» псевдонимлы яугир турындагы истәлекләр белән бүлеште.

— Ул 5нче мәктәптә (8нче мәктәпнең икенче бинасы үзгәртеп корылганчы шулай аталган) 1нче сыйныфтан укыды, аны 2005 елда тәмамлады, — ди Әлфинә Исмәгыйль кызы. — Татар телен өйрәнүче төркемгә йөрде, туган телебездә бик матур итеп сөйләшүен билгеләп үтәсем килә. Кече яшьтән үк зирәк зиһенле булды, укуга һәрчак җаваплы карады, яхшы билгеләргә өлгәшергә тырышты. Мәктәп һәм шәһәр күләмендә оештырылучы мәдәни, спорт чараларының актив катнашучысы булды. Хезмәт сөючәнлеген дә әйтеп үтү зарур. Өмәләрдән бер дә читтә калмады, һәркемгә кулдан килгәнчә булышты. Ипле-тыныч, ярдәмчел булуы белән күпләрне үзенә тартып торды. Укытучылар белән ихтирамлы итеп, ягымлы елмаеп сөйләшүе истә калган. Сыйныфташлары, дуслары белән дә яхшы мөгамәләдә булды. Бүген инде ул ир корына кергән кеше, тату гаиләсе, ике баласы бар. Элеккеге укучыбызның максатчан, кыю ир-егет, илебезнең чын патриоты булуы, Ватан иминлеген саклавы белән ихластан горурланабыз.

Әлфинә Галиева мәктәптә 1994 елдан эшли. Икенче елга аның педагогик хезмәт стажы утыз елга тулачак. Хәзер инде ул элеккеге укучыларының оныкларына да белем бирә.

... Әлфинә ханымның кулында 2005 елда 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар төшкән фотосурәт. Алар арасында йөзен ихлас елмаю яктырткан егет — бүгенге мәкаләбез каһарманы да бар. Хөрмәтле укытучысы аңа йөрәк түреннән чыккан иң җылы хисләрне, изге догаларны юллый, туган якка җиңү белән, исән-имин әйләнеп кайтуын тели!

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: