Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 июнь 2023, 16:40

Кемнеке тәмлерәк?

Октябрьскийда «Уйлап чыгарылмаган рецептлар» фестиваль-конкурсы кысаларында иң яхшы аш осталарын билгеләделәр.  

Кемнеке тәмлерәк?
Кемнеке тәмлерәк?

Җәйнең беренче ае —июньгә дә кердек. Халыкара балаларны яклау һәм Яшьләр көннәре билгеләнгән иң ямьле мизгелләрнең берсе ул. Агымдагы елда июнь ае шәһәрдә киләчәктә күркәм гадәткә әйләнергә мөмкин булган яңа бәйрәм белән тулыланды. Ул — «Уйлап чыгарылмаган рецептлар» фестиваль-конкурсы.

Октябрьскийлыларны һәм кунакларны хакимият башлыгы урынбасары Сергей Литов сәламләде. «Барыгызны да балалар көне белән тәбрик итәм, бүген сезне кулинария фестивалендә күрүемә бик шатмын, — диде Сергей Васильевич. — Бәйрәм чаралары үткән «Йолдызлы» паркына күз салыгыз әле. Берничә ел элек кенә биредә ташландык урын иде. Ә хәзер ул уен һәм спорт мәйданчыклары, зур сәхнә, фонтан, уңайлы эскәмияләр урнаштырылган, яшел куаклыклар үстерелгән заманча ял итү зонасына әверелде. Бу үзгәрешләр «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Шәһәрдәшләргә җәмәгать биләмәләре өчен тавыш бирүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәм! Киләчәктә дә паркыбызны төзекләндерү дәвам итәчәк».

«Уйлап чыгарылмаган рецептлар» фестиваль-конкурсының оештыручылары — хакимият һәм мәктәп туклануы комбинаты. Бәйгедә мәгариф учреждениеләре командалары көч сынашты. Ә фестиваль программасында Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләре, Гафури районы эшкуарлары катнашты.

Конкурс эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде. Аның составына Башкортстан Республикасы аш осталары һәм рестораторлар ассоциациясе рәисе, Русия милли кулинарлар ассоциациясе президенты урынбасары Наталья Чибрикина, «Социаль туклану идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры вазыйфаларын башкаручы Алинә Әсәдуллина, «Barzini» ресторанының шеф-повары, БР буенча ресторан спорты федерациясе президенты Максим Лазарев, «Пешекче эше» компетенциясе буенча Октябрьский шәһәре күп юнәлешле һөнәри колледжы укытучысы, БР мәгариф отличнигы һәм РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре Гүзәл Ямаева керде.

Бәйгечеләр һәр этапта мәктәп рационындагы ризыкларны пешерергә тиеш булды. Сайлап алу өлешендә алар «Болоньезе» пастасын әзерләде. Бу эшкә 1 сәгать вакыт бирелде. Финалда исә командалар өчәр порция эремчек маффины һәм салат әзерләүдә осталыгын күрсәтте. Конкурс барышында Октябрьский мәктәп туклануы комбинаты, «Байкал-сервис» производство-сәүдә фирмасы, «ТроллиЛяндия» гаилә мәйданчыгы, «7-ле кулинария академиясе», «Крутой замес» компаниясе, «Аквавит», «Алтын курай» һәм «Магнат» җәмгыятьләре вәкилләре осталык дәресләре оештырды. Гафури районыннан килгән «Алтын курай» җәмгыяте татлы урама пешереп карарга тәкъдим итте. Шәһәребез шеф-повары Виктор Вершинин малай-кызларны Япония кухнясы ризыгы — суши әзерләү серләренә өйрәтте.

Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, 9нчы мәктәпнең «Тәмле рецептлар» командасы аш осталары фестивалендә Гран-при яулады. 8нче мәктәпнең «Тәмлекәйләр» командасы — 1нче, 17нче мәктәпнең «Черничка»лары — 2нче, 1нче мәктәпнең «Карамелька»сы өченче урын алды.

«Сәүдә Бердәмлеге» РФ профсоюзының Башкортстан Республикасы оешмасы рәисе Айдар Ахуньянов мәктәп туклануы комбинаты аш-су осталарының хезмәтен билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә алар тәмле ризыклар белән мәктәп укучыларының һәм педагогларның кәефен күтәрә. Комбинат пешекчеләре шулай ук ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларны каршы алып, аларны аш-суга осталыклары, ягымлы елмаюлары белән шатландыра.

Кулинария фестивале шаулап-гөрләп үтеп тә китте. Киләчәктә төбәктә мондый чаралар тагы оештырылыр, дип өметләнәсе кала, чөнки алар һөнәрләргә кызыксыну уята, яңа күнекмәләргә өйрәтә. Балалар өчен аеруча кирәк бу. Бүген дә кемнәрдер беренче тапкыр фондю әзерләде, икенчеләр суши ясап, дусларын куандырды.

 

 

Фикерләр

Татьяна Абрамова, мәктәп туклануы комбинаты җитәкчесе:

— Пешекче, укучы һәм аның әнисеннән торган командалар фестивален узган елда, предприятиенең 30 еллык юбилее чорында ук үткәрергә ният бар иде. Әмма ул вакытта пандемиядән соң кичергән кризистан чыгып бетмәү сәбәпле, киләсе елга планлаштырырга туры килде. Быел, ниһаять, максатыбызга ирештек. Мәктәп туклануында шундый очрак даими күзәтелә: балага ризыклар ошамый, ата-аналар гаепне пешекчедән эзли, бәхәсле хәл туа. Конкурс шушы өч якны килештерү, ризык әзерләгәндә команда буларак берләштерү максатларын күзаллый. Моннан тыш, ата-аналар аш төрләрен тәмләп карый, продукция белән тәэмин итүчеләр белән шәхсән аралаша ала.

Максим Лазарев, БР буенча ресторан спорты федерациясе президенты:

— Мин үзем Уфадан. Октябрьский шәһәрен бик ошаттым, биредә уңай тәэссоратлар алдым. Халык паркка иртәдән үк җыела башлады, барысы да шат күңелле, ачык йөзлеләр. Конкурс һәм мастер-классларга килгәндә, шеф-поварларның осталыгына сокландым, алар ресторандагы кебек ризыклар әзерли, бу эшкә балаларны да җәлеп итәләр, димәк, яшь буында пешекче һөнәренә мәхәббәт тәрбиялиләр.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: