Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 Май 2023, 10:08

Сабантуй бүген бездә!

Җәйге матур көннәр башланган чорда республикабыз авыллары, район үзәкләре, бистә-шәһәрләре халкыбызның бик тә күркәм бәйрәме — Сабантуйлары рухы белән яши башлый.

Сабантуй бүген бездә!
Сабантуй бүген бездә!

Милләтебезнең үзе кебек борынгы, җаныбызга дәрт-дәрман, илһам өстәгән күркәм йоласы ул. Октябрьскийда да безне гомер буе газиз җиребезгә тартып торучы, бик борынгы һәм беркайчан да картаймас бәйрәмне игътибардан читтә калдырмаучы милли җанлы кешеләр бар.

Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исемен йөртүче 11 санлы татар гимназиясендә уку елы ахырында балалар Сабантуе үткәрү гадәткә кергән. Хакимиятнең мәгариф бүлеге, мәктәп администрациясе, укытучылар белән берлектә оештырылучы чара халкыбызның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен саклау, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, милләтара татулыкны үстерү максатларын күзаллый.

Агымдагы елда да 11нче гимназия биләмәсендә үткәрелгән бәйрәмдә шәһәр мәктәп-гимназияләре укучылары актив катнашты.

— Бүген татар-башкорт халкы яшәгән төрле төбәкләрдә Сабантуйлар гөрли, — дип 11нче татар гимназиясе директоры Рөстәм Нәфыйков бәйрәмнең рәсми өлешен ачып җибәрде. — Авыл җирлекләрендә ул язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан үткәрелә. Ә безнең эш — уку-укыту. Балалар сабан туен нәкъ шушы мөһим эшкә багышлыйбыз. Кадерле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар! Сезне уку елы тәмамлануы уңаеннан тәбриклим. Барыгыз өчен дә ул файдалы, нәтиҗәле булгандыр, балалар әти-әниләрен «дүртле», «бишле» билгеләре белән куандыргандыр дип ышанам. Җәйге ялларны күңелле итеп үткәреп, көч-куәт җыеп,

1 сентябрьдә янәдән мәктәпкә килүегезне көтеп калабыз. Бүген ярышларда актив катнашыгыз, бүләкләр отыгыз, күңел ачыгыз!

Арытаба укучылар халкыбыз электән яратып уйнаган уеннарны үткәрүчеләр: Рөстәм Нәфыйков, Гүзәл Сәлахова, Әлфия Моратшина, Әлфия Гыйльметдинова, Люция Гәрәева, Лилия Хәсәнова, Алия Кузовова, Гөлназ Бледных, Альбина Галиуллина янына җыелды. Малай-кызлар капчык киеп узышу, көянтәләп су ташу, чүлмәк вату, күзне бәйләгән килеш бүләк кисеп алу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, турникта күтәрелү, күмәк кросс, милли көрәш кебек бәйгеләрдә зур теләк белән катнашты, бер-берсенә көч-куәт биреп торды.

Иң зур чират күзне бәйләп, бүләк кисеп алу мәйданчыгында җыелды. Малай-кызлар чын азарт белән фломастер, дәфтәр, бетергеч, ручка, губка кебек әйберләрне кайчы белән эләктереп алырга тырышты. Күпләр шушы гади генә бүләкләргә дә ихлас шатланды. Шулай булмыйча, бүләкнең кечесе, зурысы булмый ич! Бәйгедә катнашу, бер-берең белән көч сынашу күпкә кызыклырак.

Турникта күтәрелүче үсмерләр арасындагы кечкенә, әмма бик теремек, җитез малайга игътибар иттем. Ул да бу сынауда катнашыр микән, дип уйларга өлгермәдем, олылар тартыла торган турникка менеп тә китте. Малик (малайның исеме дә бик матур икән) барысы ун тапкыр күтәрелде! Кайбер олырак егетләр көч-хәл белән 2-3 тапкыр тартылганда, 6 яшьлек шәһәрдәш күрсәткән югары нәтиҗә аеруча сокландырды.

Малик кечкенәдән спортны үз итә, ул ике ел инде гимнастикага, самбога йөри. «Көрәшне аеруча яратам, — ди ул. — Малайлар белән еш кына көч сынашабыз». Турникта күтәрелергә исә аны иң беренче булып әтисе өйрәткән. Аннары спорт түгәрәкләренә йөри башлагач, тагын бик күп күнегүләрне үзләштергән.

Балаларына көч-куәт биреп торырга әтиләре дә килгән иде.

— Гаиләбездә җиде бала үсә, — ди Эрик әфәнде. — Алты малай һәм бер кыз. Кечкенәбез быел гыйнварда туды. Иң олысы 11нче гимназияне тәмамлап, әлеге вакытта Ырынбурда олимпия резервы училищесында укый. Ул да көрәшче, узган елда спорт мастерлыгына кандидат булды. Башкортстан, Татарстан турнирлары җиңүчесе. Энекәшләре абыйларыннан калышмый, барысы да самбога йөри, үз төркемнәрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Әти кеше үзе дә спорт белән шөгыльләнә. Уллары исә аның үрнәгендә сәламәт тормышка тартыла. «Физик күнекмәләр малайларны тәртипкә өйрәтергә, җаваплылык, максатчанлык сыйфатлары тәрбияләргә булыша, — ди әңгәмәдәшем. — Үсеп килүче яшь организмны үзегез беләсез, аңарда көч-куәт күп була. Ә бездә алты малай! Аларны калыпта тоту өчен спорт, хезмәт эшчәнлеге иң зур ярдәмчеләребез».

… Сабантуй мәйданында уен-ярышлар белән бергә җыр-моңга, шигъри сүзгә дә урын түрдән булды. Яшь башкаручылар, шигырь сөйләүчеләр, җырлаучы-биючеләрнең чыгышы бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде. Ярышларда актив катнашкан, сәләтләрен күрсәткән балаларга гадәттәгечә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: