Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 Май 2023, 14:58

Соңгы кыңгырау! Зур юлларга чакырып яңгырый

Агымдагы эш атнасы сагышлы да, сокландыргыч та чың авазыннан башланды — Октябрьский мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.  

Соңгы кыңгырау!  Зур юлларга чакырып яңгырый
Соңгы кыңгырау! Зур юлларга чакырып яңгырый

Шәһәрнең 1нче урта мәктәбе быел, очар кошлар кебек, 56 баласын дөнья киңлегенә озатты. Бу көнне озак еллар озата килгән мәктәп кыңгыравы алар өчен соңгы тапкыр чыңлады.

Хатирәләр белән тулган иртә. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн, беренче «5»ле билгесе алудан башлар күккә тигән мизгелләр, «2»ле билгесе куелган көндәлекне кая яшерергә белми интегүләр, беренче тапкыр гашыйк булу хисен татулар — барысы да яңарды күңелләрдә. Мәңге онытылмас мәктәп еллары! Искиткеч кабатланмас көннәр!

Тантана Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарыннан башланды.

Укучыларны, хезмәттәшләрен, әти-әниләрне, килгән кунакларны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән мәктәп директоры Ирина Кондрашова тәбрик итте.

— Бүген безнең уку йорты тормышында тантаналы көннәрнең берсе. Әле күптән түгел генә мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар өчен бүген соңгы тапкыр кыңгырау чыңлый. Соңгы кыңгырау ул мәктәп тормышы белән зур тормышны бүлеп торучы бәйрәм. Шуңа күрә бу көн берникадәр ямансу да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта алда яңа юллар, яңа ачышлар һәм дуслар көтүе сезне киләчәккә кыю адымнар ясарга өнди. Кайда гына булсагыз да, нинди генә кыенлыкларга тарысагыз да, чын кеше булып булып кала белегез! — диде ул.

Ирина Николаевна 9 һәм 11 сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнары тотарга рөхсәт ителү турындагы приказ белән дә таныштырды.

Сүз алган шәһәр хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары — финанслар идарәсе начальнигы Надежда Зарипова яшь буынга зур уңышлар теләде.

— Кадерле балалар, сезне алда олы тормыш юллары көтә. Алар һәрвакыт тигез генә бармаячак. Әмма туган мәктәбегез диварлары артында алган белем һәм тәрбия сезгә тормыш сынауларын җиңеп чыгарга һәм җәмгыятьтә лаеклы урын табарга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз. Хәерле юл, сезгә! — диде ул сәламләү сүзендә.

Кунак яшь буынга лаеклы белем биргән мәктәп коллективына, укытучылар белән кулга-кул тотынып гыйлем юлыннан атлаган әти-әниләргә җылы рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәмдә уку алдынгылары, мәктәп һәм шәһәр тормышында актив катнашкан укучылар мактау грамоталары кабул итте.

Кызларны һәм егетләрне остазлары — тәүге тапкыр хәреф танырга өйрәткән һәм олы тормыш юлына озата чыккан укытучылары гына тәбрик итеп калмады, нәни дуслары — беренче сыйныф укучылары да шигырь юллары аша аларга хәерле юл теләделәр.

Әти-әниләр дә бәйрәмгә буш күңел белән килмәгән булып чыкты — алар үз балаларына белем дөньясына ачкыч биргән, тормышта хак юл күрсәткән мөгаллимнәргә ихлас рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Үзәк мәйданда — мәктәп вальсы

Быел шәһәребездә 11нче сыйныфны 368 һәм 9нчы классны 1244 укучы тәмамлый. Кичке сәгатьләрдә Ленин исемендәге үзәк мәйданда балачак белән хушлашучы һәм олы тормышка аяк басучы егетләр-кызлар «Мәктәп вальсы» чарасында катнашты.

Бу көнне алар бик дулкынланып көтте, күп сандагы репетицияләр ясады.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына, аларның әти-әниләренә, педагогларга истәлекле көн уңаеннан тәбрикләү сүзләрен Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов җиткерде. Үз чиратында яшьләр укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга рәхмәт сүзләрен әйтте.

Бәйрәм Казан кунагы — «Австралия» кавер-төркеме чыгышы, диджей Айрат Оллрайттан матур треклар һәм күңелле дискотека белән тәмамланды.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: