Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 Май 2023, 16:29

Шигърият бәйрәме

26 апрельдә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шәһәрнең 12нче мәктәбендә шигырь укучылар конкурсы үтте.  

Шигърият бәйрәме
Шигърият бәйрәме

Хакимиятнең мәгариф бүлеге оештырган чараның максаты — халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасын саклау, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйгедә Октябрьский шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләренең

1-9 сыйныфларында белем алучы 41 укучы катнашты. Алар Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләде. 12нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Ильнара Сабирова башкаруында татар телендә яңгыраган җырлар чарага аерым ямь өстәде.

Нәфис сүз осталарын бәяләүче жюри составына хакимиятнең мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика кабинеты методисты Гүзәл Латыйпова, Милли мәдәниятләр иҗтимагый-милли берләшмәләр белән эшләү бүлеге мөдире Рәшидә Гыйльфанова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе җитәкчесе Ләйсән Богданова, «Туган як» гәзите баш мөхәррире Аида Ханнанова керде.

Зәвыклы, матур, милли киемнәр кигән яшь шигърият сөючеләр чыгышлары тамашачыларның күңел түренә үтеп керде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде.

1-4 сыйныфларда укучы балалар арасында Аделина Имаметдинова (2нче гимназиянең 2 сыйныф укучысы, укытучысы Г. Вагапова); Ләйсән Ахунова (20нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы А. Кадыргулова); Артур Гыймаев (9нчы мәктәп, 4 сыйныф, укытучысы Г. Гәрәева) беренче урынга лаек булды.

Икенче урында — Айгизә Шәйхетдинова (13нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы Г. Идрисова); Залина Хаҗиева (12нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы Л. Имаметдинова); Чулпан Шәгалиева (1нче мәктәп,

4 сыйныф, укытучысы Л. Тимербаева); Эльнара Галиева (9нчы мәктәп, 4 сыйныф, укытучысы Г. Гәрәева).

Өченче урынга Мәрьям Гыймранова (18нче мәктәп,

2 сыйныф, укытучысы И. Шәйхуллина); Алина Сәлахетдинова (18нче мәктәп, 3 сыйныф, укытучысы З. Котлыева); Сөмбел Вәлиева белән Әмир Галләмов (17нче мәктәп, 3 сыйныф, укытучылары В. Вәлиева); Зәмирә Миңнебаева (1нче мәктәп, 3 сыйныф, укытучысы Л. Тимербаева) лаек дип табылды.

5-8 сыйныфларда укучылар арасында Сөмбел Галиуллина (13нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы, укытучысы

Г. Идрисова) чыгышы беренче урынга лаек булды, икенче урында — Линар Насрыев (3нче гимназия, 6 сыйныф, укытучысы С. Хафизова); Елизавета Хәмитова (9нчы мәктәп, 7 сыйныф, укытучысы Г. Гәрәева), Нәзилә Муталова (22нче мәктәп, 7 сыйныф, укытучысы Л. Богданова), өченчедә — Аделина Салихова (1нче мәктәп, 8 сыйныф, укытучысы Л. Тимербаева).

Өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урынга Диния Гарифуллина (9нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы, укытучысы Г. Гәрәева); Карина Гыймазова (20нче мәктәп, 9 сыйныф, укытучысы А. Кадыргулова) лаек булды, икенче урында — Айнур Латыйпов (2нче гимназия, 9 сыйныф, укытучысы И. Әхмәдиева); Алан Бадамшин (3нче гимназия, 9 сыйныф, укытучысы

С. Хафизова), өченчедә — Арианна Сәлимова (8нче мәктәп, 9 сыйныф, укытучысы Г. Афзалова); Диана Кадыйрова (18нче мәктәп, 9 сыйныф, укытучысы И. Шәйхуллина); Дарина Шәрипова (11нче гимназия, 9 сыйныф, укытучысы И. Сәхәбетдинова).

Конкурс ахырында хакимиятнең мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика кабинеты методисты Гүзәл Латыйпова барлык катнашучыларга, балаларны конкурска әзерләгән татар теле укытучылары һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде. Шулай ук рәхмәт сүзләре милли чараны үткәрүгә зур көч салган 12нче мәктәп администрациясе һәм укытучылар коллективына юлланды. «Киләчәктә дә балаларга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатын өйрәтеп үстерү, аларда туган телгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү — безнең мөһим бурыч», — дип ассызыклады Гүзәл Венер кызы.

Конкурста җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: