Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 Май 2023, 16:27

Күңелләрдә син — Тукай

Тукайның туган көне уңаеннан Төмәнәк Татар үзәге каршындагы Г. Тукай бюсты янында матур чара узды. Чарага «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде. Аларны Татар үзәгендә эшләп килгән «Ләйсән» иҗат төркеме (җитәкчесе — Занира Сәрвәрова) сәламләде.

Күңелләрдә син — Тукай
Күңелләрдә син — Тукай

Каләм тибрәтүчеләр: Фатыйх Сайфран, Наҗия Гәрәева, Лилия Кашапова-Искужина, Рәзилә Игебаева, Зөлфия Сафина, Фәнүзә Якупова, Миңнезадә Әбрарова, Тамара Фәрваева, Әлфия Газизова, Рима Толибова, Тәгълилә Гузиналар Тукайга, шигърияткә, иҗатка карата фикерләрен белдерделәр. Һәркемнең быел да бөек татар шагыйре көннәре уңаеннан әйтер сүзе табылган. Һәрберсенең үз Тукае бар икән ләбаса! Ул кечкенәдән үк формалашкан, үстерелгән, әле дә үзгәреп, камилләшеп тора. Каләм осталарына яшәргә һәм иҗат итәргә ярдәм итә.

Чара Тукай бюстына тере чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Әлфия Шәйхлисламова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: