Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 Май 2023, 16:25

Буфет, спорт мәйданчыгы яки остаханә: кайсысы мөһимрәк?

Октябрьский шәһәренең 11 санлы татар гимназиясендә уку йорты мохитен яхшыртачак проектларны сайлыйлар.  

Буфет, спорт мәйданчыгы яки остаханә: кайсысы мөһимрәк?
Буфет, спорт мәйданчыгы яки остаханә: кайсысы мөһимрәк?

Башкортстанда 2023 елда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына мәгариф учреждениеләре укучылары тәкъдимнәренә нигезләнгән инициативалы бюджетлаштыру проектларын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр бирү өчен конкурс сайлап алу үткәрелә.

Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исемен йөртүче 11нче татар гимназиясе укучылары да әлеге чарага кушылды.

— Һәр сыйныф тарафыннан уку йорты нигезендә гамәлгә ашыру мөмкин булган идеяләр тәкъдим ителде, — дип сөйли тәрбия мәсьәләләре буенча директор киңәшчесе Айгөл Галимова. — Бүген укучылар үз проектларын презентацияли. Арытаба онлайн һәм офлайн форматта тавыш бирү үткәрелеп, иң лаеклысы сайланачак.

Кайбер проектлар белән якыннанрак танышып китик. 7Б сыйныфы ике тәкъдим әзерләгән. Воркаут һәм урам тренажерлары өчен мәйданчыкта укучылар гына түгел, Мулла бистәсендә яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачак. «Фотостудия» проекты исә балаларга фотограф, редактор, журналист яки дизайнер кебек заманча белгечлекләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Мәктәп фотостудиясендә алган белем-күнекмәләрне киләчәктә һөнәри эшчәнлектә кулланырга мөмкин булачак.

10нчы сыйныф укучылары «Остаханәне реконструкцияләү» проектын тәкъдим итте. Аның максаты — балаларның сәләтләрен үстерү, аларны командада эшләргә өйрәтү, иҗатка дөрес караш формалаштыру. Укучылар остаханә өчен иске сарайны файдалану кулай булачак дип фаразлый. Арытаба һөнәри остаз табарга кирәк. Бу билгеле тәҗрибәгә ия рәссам һәм инженер булырга тиеш. Әлбәттә, остаханә эше өчен материаллар һәм инструментлар булу да зарур.

— Безнең проектта ике остаханә каралган, — ди 10нчы сыйныф вәкилләре. — Берсендә укучылар агачтан кисеп эшләнмәләр ясаячак, ә кечерәк балалар электрон Лего җыячак һәм кушымта ярдәмендә гади кодлар язачак, мәсәлән, кул ишарәсе буенча уенчык машинаны хәрәкәтләндерү.

Икенче остаханәдә тегү-кисү һәм рәсем ясау түгәрәге оештыру күзаллана. Ике бүлмәдә дә ял итү һәм юыну зонасы каралган.

9нчы классның «Спортзалны косметик ремонтлау» дип аталган тәкъдиме дә игътибарга лаек. Аның кысаларында тәрәзәләрдәге, баскетбол боҗраларындагы һәм волейбол сеткаларын алыштыру, спорт җиһазларын яңарту, тренажерлар урнаштыру, киенү бүлмәсен ремонтлау күзаллана.

Гомумән алганда, һәр сыйныфның да проектларны зур җаваплылык белән әзерләвен билгеләп үтәсе килә. Остаханә, спорт мәйданчыгы, мәктәп ишегалды, үзаллы хезмәтләндерү автоматы, уңайлы китапханә, буфет оештыру һәм башка тәкъдимнәр тәү чиратта уку йорты һәм анда белем алучыларның мәнфәгатьләрен күзаллап эшләнгән. Хәзер инде тавыш бирү нәтиҗәләрен көтәсе һәм иң уңышлы проектны билгелисе кала.

 

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: