Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 апрель 2023, 14:18

Безнең яшьләр сынатмый!

С. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть колледжында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Геокиңлек технологияләре», «Геокиңлектәге санлы инженерия» компетенцияләре буенча Башкортстан Республикасы югары технологияләр чемпионатларының төбәк этабы узды.

Безнең яшьләр сынатмый!
Безнең яшьләр сынатмый!

Белем-күнекмәләр дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлтелгән ярышлар «Мәгариф» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Чемпионат хәрәкәте конкурсантларның компетенцияләрен күрсәтүгә һәм билгеле бер икътисади өлкәдә «продуктлар» прототипларын формалаштыруга юнәлдерелгән чаралардан гыйбарәт. Ул иң яхшы практикалар һәм һөнәри күнекмәләрне куллану юлы белән эшче һөнәрләрнең әһәмиятен һәм абруен күтәрергә, яшьләрнең һөнәри үсешенә булышучы шартлар һәм мотивация системасын булдырырга ярдәм итә.

«Геокиңлек технологияләре» төркемендә җиңүче исеме өчен төп төркем командалары (16-22 яшь) көрәште. Бу — шәһәребезнең нефть көллияте; Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы; Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжы, Бөре кооператив техникумы.

Юниорлар категориясендәге командаларга (14-16 яшь) түбәндәгеләр керде: Уфа шәһәреннән Советлар Союзы Герое Рихард Зорге исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 31нче һәм 108нче мәктәпләр; Октябрьскийның 22нче, 10нчы һәм 8нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре.

Октябрьский нефть көллияте «Геокиңлектәге санлы инженерия» компетенциясе буенча чемпионатта катнашкан бердәнбер уку йорты булды. Конкурсантлар кыр шартларындагы инженерлык-эзләнү эшләнмәләрен кулланып, коры җир, океаннар, табигый ресурслар, антропоген объектлар турында геокиңлек мәгълүматларын җыю һәм анализлау системаларын проектлау һәм эксплуатацияләү буенча осталыкларын, шулай ук геокиңлек мәгълүматларын эшкәртүнең заманча ысулларын һәм география, төзелеш эшләрен геодезия белән тәэмин итү, җир төзелеше

һәм кадастр өлкәсендә белемнәрен күрсәтте.

16-22 яшьлек катнашучылар төркемендә бәйгечеләр эшен баш эксперт Илья Сафонов һәм 14-16 яшьлекләр арасында Аэлин Галимова җитәкчелегендәге тәҗрибәле жюри бәяләде. Быел чемпионатлар экспертлары составына индустриаль экспертлар, «Проект-кадастр хезмәте» җәмгыяте белгече Ангелина Ярыгина, «Альтернатива» заводы вәкиле Динар Хикмәтуллин, республика колледжлары укытучылары, шулай ук «Гамәли геодезия» белгечлеген үзләштерүче чыгарылыш курс студентлары керде.

Жюри конкурсантларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте, укучылар җитди һөнәри белем һәм күнекмәләр таләп иткән конкурс биремнәрен лаеклы башкарды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: