Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 апрель 2023, 16:38

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтә

Октябрьский нефть колледжында игелекле эшләрнең иртәсе-киче юк.  

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтә
Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтә

Махсус хәрби операция илебез төбәкләрендә яшәүче һәр кешене берләштерде. Бүгенге көндә ватандашлар бер теләк белән яши: солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Бу көнне тизрәк җиткерү өчен һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша.

Шәһәребезнең нефть колледжында узган елның март аеннан #МыВместе волонтерлык штабы эшләп килә. Мәгълүм булуынча, министрлык тарафыннан республика буенча биш көллият сайланып, алар нигезендә өстәмә үзәк булдырылды. Бу исемлеккә ОНК да керде. Арытаба исә көллият инициативасы белән «Халык һәм армия бердәм» Бөтенрусия патриотик чарасы кысаларында «Йөрәкләр җылысы» исемле акциягә башлангыч салынды. Аңа педагог-оештыручы Ляля Маркелова һәм социаль педагог Артём Голубков кураторлык итә.

Бердәм рәвештә эшлиләр

Игелек чарасы гамәлгә ашырыла башлаган чордан #МыВместе штабында кирәк-яраклар җыю оештырылган. Штаб җитәкчесе Артем Вячеславович гуманитар ярдәмнең исәп-хисабын алып бара, һәр мәгълүматны махсус журналга терки. Китерелгән әйберләр арытаба тартмаларга салынып, Яшьләр сараендагы волонтерлар штабына илтеп бирелә. Анда исә ярдәм чаралары СВО зонасына гуманитар йөк белән озатуга әзерләнә.

«Безнең көллият бертавыштан герой-яугирләргә кулдан килгәнчә булышырга карар итте, — дип сөйли Ляля Ризатовна. — Илебез иминлеген тәэмин итүче егетләргә бу катлаулы чорда безнең игътибар һәм кайгыртучанлык аеруча кирәк. Һәм без моны эшли алабыз. Якташлар йөрәк җылысын һәм изге теләкләр кушып җыелган посылкаларны алгач куанырлар, көч-куәт алырлар, дип ышанабыз».

Әйтергә кирәк, нефть көллияте хезмәткәрләре һәм студентлар штабның гуманитар ярдәм чарасында катнашырга чакыруын ихластан кабул итә. Алар тарафыннан китерелгән әйберләр исемлеге бик озын: анда озак саклана торган азык-төлек (консерва, куертылган сөт, тушенка һ. б.), нәски-перчатка, шарф, манишка, термобелье кебек кием-салым, сабын, шампунь, сөлге ише шәхси гигиена әйберләре һәм башкалар бар.

«Башлыча акциядә балалар гына катнашыр, дип уйлаган идек, — ди тәрбия эше буенча директор урынбасары Наталья Масенкина. — Әмма көллият хезмәткәрләре дә активлык күрсәтә. Укытучы Роман Куксенок 18 литр бал һәм шәм ясау өчен зур кәтүк балавыз, ике капчык калай банка китерде. Водолазка, шарф, нәски кебек киемнәрне күп итеп алып килгән бер ханым хәтердә калган. Кызык хәлләр дә булгалый. Мәсәлән, окоп шәмнәре өчен буш банкалар җыябыз, ә кайбер студентлар башланмаган кукуруз, борчак консервлары күтәреп килә…».

Гомумән алганда, штабта һәркемгә эш табыла. Берәүләр кирәк-яракларны кабул итә, икенчеләр — сортировкалый, өченчеләр арытаба транспортлау өчен посылкалар туплый. Моннан тыш студентлар 2нче модель китапханәдә окоп шәмнәре эшләү буенча осталык дәресендә катнашкан һәм калай банкалар җыеп, ЗАГСка тапшырган.

«Туганнары махсус хәрби операциядә булган хезмәткәрләргә, студентларга көллият тарафыннан ярдәм каралган, — дип билгеләп үтә Ляля Маркелова. — Сүз бушлай туклану, түләүле юнәлештә белем алучыларга уку сертификатлары турында бара. Моннан тыш учреждение директорының шәхси инициативасы белән студентларга тулай торакта бушлай яшәү мөмкинлеге булдырылган, Яңа ел бәйрәменә аларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук социаль-хокукый ярдәм күрсәтелә, бу максаттан махсус төркем эшләп килә, анда социаль педагог мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Психологка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар».

Хатлар аша — изге теләкләр

«Йөрәкләр җылысы» чарасы кысаларында солдатларга хат язып, видеоролик төшереп яки үз кулың белән открытка ясап җибәрергә мөмкин.

«Яшьләрнең активлыгы куандыра, — ди педагоглар. — Солдатларга хатларны тулы бер төркем исеменнән юллаучылар да бар. Аларны беркем дә өйрәтеп яздырмый, үзләренең ихлас йөрәктән чыккан уй-хисләрен кәгазьгә теркиләр, матур итеп рәсемнәр, бизәкләр төшерәләр. Элекке замандагы кебек өчпочмаклы хатларны кочак-кочак җибәрәбез. Бүгенге югары технологияләр чорында бу аеруча тансык күренеш! Хатларны студентлар гына түгел, укытучылар да яза. Һәрберсенең яугирләргә матур теләкләрен җиткерәсе килә».

Бу урында Артём һәм Илсур исемле студентлар язган хаттан өзекне язып үтмичә булдыралмыйм:

«Хөрмәтле яугирләр! Без сезнең батыр, тәвәккәл һәм максатчан булуыгызга зур хөрмәт белән карыйбыз. Илебез тынычлыгы хакына көрәштә җиңүегезгә ышанабыз, чөнки сез — иң кыю, көчлеләр. Үзегезне күкләр сакласын, исән-сау туган якка кайтыгыз!».

«Мин кешеләр белән эшләргә яратам»

Штабның иң актив волонтерларын әйтеп үтәсе килә. Бу — Софья Валишина, Руслан Лотфуллин, Илсур Гайнутдинов, Артур Әфләтунов.

Геодезия белгечлеген үзләштерүче 2нче курс студенткасы Софья яшьтәшләре арасында сәламәт яшәү тормышын пропагандалау белән танылган, ул иреклеләр штабы эше өчен дә җавап бирә. Кешеләр белән эшләү аңа бик ошый, киләчәктә ул үзен иҗтимагый өлкәдә күрә. Волонтерлык эше белән Софья нәкъ колледжга укырга кергәч кызыксына башлый. Ул гуманитар чараларда һәрчак актив катнаша, окоп шәмнәре ясау буенча осталык дәресендә дә булган.

Махсус хәрби операциягә килгәндә, бу Софья өчен аеруча якын тема, чөнки аның әтисе — СВО зонасында.

— Әтиемнең ирекле рәвештә Ватанны саклаучылар сафларына кушылуы белән горурланам, — ди студент кыз. — Аның белән элемтәдә торабыз. Хәзер якын кешем өчен тынычмын, чөнки ул инде «кайнар нокта»да түгел, ә оборона зонасында взвод командиры булып тора. Әтием элек тә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, Чечня кампаниясен узган кеше. Илебез тынычлыгы аның өчен беренче урында. Ялга да кайтмады, сугышчан дусларын калдырып китәсе килмидер. Махсус хәрби операция беребезне дә битараф калдырмады, күп кешеләрне берләштерде. Үзебезнең көллияттә генә түгел, Яшьләр сараена барып та кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Кызлар белән дождевик, плащлар, нәски, шапка һәм башка киемнәр, бозылмый торган продуктларны сортировкаладык, егетләр исә әйберләрне машиналарга төяргә булышты. Бүлмәдәшләрем дә миннән күреп, волонтерлык хәрәкәтенә кушылды, аларга бик ошады, киләчәктә дә булышырга теләк белдерделәр. Әйтергә кирәк, безнең эшчәнлекне башта җитди итеп кабул итмәүчеләр дә булды. Янәсе, бу хисап өчен генә. Әмма иреклеләр тормышын эчтән күргәч, яшьтәшләребез фикерен үзгәртә. Хәтта элек тәртипсезләнеп йөрүчеләр, укуга битарафлык күрсәтүчеләр дә хәрәкәткә кушылгач акылга утыра, аларның тормышка карашы уңай якка үзгәрә».

Яшьләр битараф түгел

…Әңгәмә барышында нефть көллиятендә иң актив, кызыксынучан, битараф булмаган студентлар укуына тагын бер тапкыр инандым. Егетләр-кызлар остазлары тәкъдимендәге проектларга теләп кушыла, тагын нәрсәләр эшлибез, дип сорап кына торалар. Бу уңайдан уку йортында гамәлгә ашырылучы башка патриотик чараларны да әйтеп үтәргә телим. Көллияттә Советлар Союзы герое Талип Нуркаев исемендәге музей булдырылган. Аның карамагында «Яшь нуркаевчылар» түгәрәге эшләп килә. Барлык беренче курс студентлары әлеге музей аша уза, Т. Нуркаевның тормыш юлы, гаиләсе турындагы мәгълүмат белән таныша. Экскурсияләрне түгәрәк әгъзалары үзләре үткәрә. Музейда СВОда һәлак булган якташлар турында да мәгълүмат урнаштырылачак, әлеге вакытта бу юнәлештә эш бара. Әйтергә кирәк, музей эшен оештыру һәм санлаштыруга энтузиаст, тарихны яратучы чын ватанпәрвәр — нефть колледжы директоры Рөстәм Халиков зур өлеш керткән. Шулай ук көллият нигезендә патриотик юнәлештәге түгәрәкләр  уңышлы эшләп килә, хәрби хезмәткә алыначак егетләр өчен укулар оештырыла. Студентлар төрле чаралар вакытында мактаулы каравыл сафларында йөри, тематик конкурсларда катнаша, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очраша. Хәтта ялларда да тик утырмый студентлар, кызыклы проектлар уйлап табып кына тора, бергә җыелып ватанпәрвәрлек рухтагы фильмнар карый, фикер алыша.

Хәзерге заман яшьләрен тәнкыйтьләргә, алар тәртипсез, бөтен нәрсәгә битараф, гаджетларга гына текәлеп утыралар, дияргә яратучылар бар. Шәһәребез студентларының игелекле гамәлләр белән ялкынланып яшәве, берсеннән-берсе кызыклы да, файдалы да проектларны гамәлгә ашыруы моның киресен күрсәтә. Егетләр-кызларга һәм аларның остазларына укуда да, күркәм эшләрендә дә зур уңышлар теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: