Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2023, 18:50

Русия дәүләтчелеге нигезләре системалы җавап формалаштырырга ярдәм итәчәк

Башкортстан студентларын яңа дисциплина – Русия дәүләтчелеге нигезләре көтә.  

Лекцияләргә гуманитар һәм техник белгечлекләр буенча студентлар йөри алачак. Курс программасында — кызыклы интерактив дәресләр, экскурсияләр, дискуссияләр һәм эшлекле уеннар. Яңа курсны эшләү белән Русиянең әйдәп баручы тарихчылары, политологлары һәм җәмәгать эшлеклеләре шөгыльләнә.

Соңгы очрашу 27-28 мартта Н.И. Лобачевский исемендәге НГУда узды. Бу юлы Русия Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Русиянең «Белем» җәмгыяте ярдәме белән «Россия ДНК» проекты оештырган конференциядә илнең 12 төбәгеннән 130га якын фәнни-белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты.

«Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясенең» укыту-фәнни һәм тәрбия эше буенча проректоры, тарих фәннәре кандидаты Олег Целищев сүзләренчә, яңа дисциплинаны өйрәнү яшьләргә хәзерге вакытта Русия дәүләте һәм җәмгыяте алдында торган чакыруларга системалы җавап формалаштырырга, шулай ук илебезнең киләчәк образын формалаштыруга шәхси өлеш кертергә, яшьләрдә гражданлык һәм патриотизм хисе булдырырга ярдәм итәргә тиеш. Курс 2023 елның 1 сентябрендә старт алачак.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: