Туган як
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2023, 12:03

Кызыксыну яңа белемнәргә юл ача

Парашют белән сикергәндә нәрсәләр белү мөһим, бәлагә тарыган кешегә ничек булышырга, кызыклы мәкалә тиз языламы, һәркем робот ясый аламы?  

Кызыксыну яңа белемнәргә юл ача
Кызыксыну яңа белемнәргә юл ача

Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапны шәһәребезнең 12нче мәктәбендә оештырылган Русия балалары һәм яшьләре хәрәкәтенең «Киттек!» беренче зона форумында алырга мөмкин булды.

Бу көнне Октябрьскийның иң яхшылар исемлегендәге уку йорты республиканың 11 район-шәһәреннән килгән 6-11нче сыйныф укучыларын, балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге вәкилләрен, шәйморатовчылар һәм юнармиячеләрне берләштергән зур мәйданчыкка әверелде. Күләмле чарада шулай ук хөрмәтле кунаклар — БР Дәүләт җыелышы — Корылтайның яшьләр иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, Русия балалары һәм яшьләренең «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге вәкиле Регина Насртдинова; Башкортстанда балачак Навигаторы проектының ресурс үзәге белгечләре: Айгөл Ширияздинова, Та-тьяна Хәмидуллина һәм Эльвира Клековкина катнашты.

— «Киттек!» дип аталган форум актив тормыш карашлы, сәләтле балаларга фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, яңа күнекмәләр үзләштерү мөмкинлеге бирә, — диде чараны ачу тантанасында шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов. — Кадерле яшьләр, бүген сез «Беренчеләр хәрәкәте»нә кушылдыгыз. Сезне алда бик күп кызыклы вакыйгалар, яңа тәҗрибәләр һәм зур казанышлар көтә. Без сезгә һәрчак беренчеләр сафларында һәм хәрәкәттә булуыгызны телибез!

«Җыенда үзләренең сәләтләрен күрсәткән укучылар республика күләмендәге форумда катнашу хокукы алачак. Мин сезнең мөмкинлекләргә ышанам, хәерле сәгатьтә, яшьләребез!» — дип билгеләп үтте үз чиратында Регина Рамил кызы.

Зона этабы программасы кысаларында остазлар һәм озата баручылар өчен семинар үткәрелде. Укучыларга исә унике өлкә буенча осталык дәресләре оештырылды. Алар арасында мәгариф, фән һәм технологияләр, һөнәр һәм үзмәшгульлек, мәдәният һәм сәнгать, волонтерлык

һәм иреклеләр хәрәкәте, ватанпәрвәрлек һәм тарихи хәтер, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, экология һәм туризм, медиа һәм коммуникацияләр кебек юнәлешләр бар иде. Малай-кызлар, спикерлар булышлыгында, туристик маршрутлар эшләде, экологик мәктәп төзеде, роботлар программалаштырды, парашют белән куллану серләренә төшенде, беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәнде, зоояклаучылар хәрәкәтен оештырды, кыска видеороликлар төшереп, аларны монтажлады, журналистика эше белән танышты, үзләре дә мәкаләләр әзерләде.

Мондый мастер-класслар нәрсәсе белән яхшы? Тәү чиратта үзеңне нинди дә булса һөнәр иясе урынына куеп, аның вазыйфаи бурычлары турында күбрәк белү, күнекмәләрне гамәлдә кулланып карау

һәм алган тәҗрибә аша киләчәк белгечлекне сайлау өчен шәп мөмкинлек бу. «Киттек!» форумында катнашучылар моның белән тулысынча килешә. Яшьләр киләчәктә дә шундый кызыклы тәҗрибә уртаклашу чаралары дәвам иттерелер, дигән ышаныч белдерә.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: