Туган як
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2023, 15:16

Имтиханны бергә тапшырабыз!

11нче сыйныфны тәмамлаучыларның әти-әниләре «Бергә тапшырабыз! Ата-аналарның Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне» Бөтенрусия акциясендә катнашты.

Имтиханны бергә тапшырабыз!
Имтиханны бергә тапшырабыз!

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тәкъдимендәге чара Октябрьский шәһәрендә 22 мартта 3нче гимназия нигезендә оештырылды. Төбәктәге барлык мәктәп-гимназияләрдән 15 ата-ана урыс теленнән белемнәрен тикшерде.

Сынау имтиханы тапшыруда мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов та катнашты. «Быел шәһәребез мәктәпләрен 367 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый, — дип сөйләп үтте Александр Петрович. — Балалар өчен сынау узган елда ук башланды. Укучылар инша язып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Барысы да дәүләт йомгаклау аттестациясен узу хокукы алды. Төп имтиханнарны тапшыру май ахырында башланачак. Бүген мин үзем дә ата-аналар вәкиле буларак (кызым быел мәктәпне тәмамлый) рус теле буенча сынау узачакмын. Бу БДИ тапшыруның авыр түгеллеген аңлау, аңа дөрес итеп әзерләнү, төрле уйдырмаларны бетерү өчен кирәк».

Дөрестән дә, БДИга әзерлек барышында чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе генә түгел, ә психологик халәте, үз көчләренә ышанычы да зур әһәмияткә ия. Монда якын кешеләрнең теләктәшлек күрсәтүе аеруча мөһим. Рособрнадзор әлеге акцияне ата-аналар имтиханда катнашып, аның барышындагы барлык гамәлләр белән таныша алсын һәм аларны балаларына аңлатсын өчен оештыра. Акциянең чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле психологик киеренкелекне киметергә булышачагы фаразлана.

Имтихан тапшыру тәртибе

Ата-аналар башта теркәлү узды, телефоннарын һәм шәхси әйберләрен тапшырды, сынау алды контролен үтте, бланклар тутырды. Алар үз күзләре белән күзәтчелек гамәлләре ничек башкарылуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрә алды. Арытаба акциядә катнашучылар БДИ биремнәренең кыскартылган вариантын башкарды, ул гадәти 3-4 сәгатькә түгел, ә азрак вакытка (1 сәгать) исәпләнгән.

Нинди фәннән имтихан бирделәр?

Быел ата-аналар рус теленнән белемнәрен тикшерә алды. Ул аттестат алу өчен чыгарылыш укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: