Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 февраль 2023, 09:25

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем....

Күзләремне ачты минем, Иркәләде үз телем. Үз телем яктыртты юлны, Үз телем бирде белем.   

Туган телем —  иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем....
Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем....

     Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе — тәүге тапкыр сөйләшә башлаган ана теле. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Ана сөте белән безнең йөрәкләргә үтеп кергән кадерле тел бит ул.

      21 февраль —  һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн,  Халыкара туган телләр көне. Бу көндә  барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

     Безнең мәктәптә көтеп алган бәйрәм көнебез «Халкым горурлыгы – туган тел» дип аталган исем астында узды. Дәресләребездә без, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучылар, дөньяда 7 меңгә  якын тел барлыгын, шулар арасында киң таралганнары да, ә кайберләренең бөтенләй юкка чыгарга мөмкин булуы турында да сөйләп үттек. Безнең мәктәптә  төрле   милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле бар. Дәресләрдә иң кадерле, назлы «әни» сүзен укучылар үз туган телләрендә әйтеп күрсәттеләр, бу сүзнең матур яңгырашына игътибар иттеләр.

     Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миңлегәрәева Надежда Баян кызы оештырган бәйрәм концерты бик күңелле үтте. 5-9 класс укучылары мари, рус, татар, башкорт, таджик, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, гармунда уйнадылар. Ә математика укытучысы Айсылу Таһир кызы матур итеп татарча җырлап тамашачыларны үзенә җәлеп итте. 

       Туган телебез көнен һәр елны зурлап билгеләп үтәбез. Татар телен өйрәнүче укучыларымны мин бик яратам. Алар тырышып укыйлар, төрле чараларда катнашалар,  үз телләрен бик тә яратып өйрәнәләр. Бу бәйрәмгә багышлап кызыклы газеталар да чыгардылар. Багаутдинова Эвелина (6г), Зангарова Камилла (7д), Шәйхетдинова Азалиянең (9г) газеталары мактауга лаек булып, призлы урыннар алды.

      «Туган җирем кебек назлы, җырдай моңлы татар теле» дигән темага иншалар яздык. Сезнең игътибарга 6г класс укучыларының туган телләре турында язган иншаларыннан кайбер юлларны тәкъдим итәсем килә.

    «Мин татар гаиләсендә тудым. Туган телем – татар теле. Үз телеме бик яратам. 1 класстан татар теле дәресен ГабдуллаТукайның «Туган тел» шигырен өйрәнүдән  башлап җибәрдек. Әти-әнием, укытучы апам ярдәме белән мин татарча ничек матур итеп сөйләшергә кирәклеген белдем. Туган телем минем өчен  иң бай, иң матур, иң кирәкле тел. Минем татар телем җир йөзендәге башка телләр арасында  иң яхшысы», – дип яза Тимур Нуриәхмәтов.

        Багаутдинова Эвелина: «Без өйдә күбрәк татарча сөйләшәбез. Татар телен бик яратып өйрәнәм, укытучым өйгә биргән биремнәрне кызыксынып зур теләк белән үтим.  Һәр татар милләтеннән булган кеше үз телен белергә, өйрәнергә һәм буыннан-буынга тапшырырга  тиеш дип уйлыйм. Моңлы, җырлы, бай  тарихлы, матур телемне мин бик яратам. Үз телемне өйрәнүем белән мин бик бәхетле».

       «Минем туган телем — татар теле. Өйдә без татар телендә бик аз сөйләшәбез. Әбиемә кунакка бару,  миңа татарча сөйләшергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә мин әбиемә еш барырга тырышам, аның белән үз телемдә сөйләшергә өйрәнәм. Туган телем булган  татар теле дәресләренә үз телемне яхшырак белү теләге белән  йөрим, тырышып укыйм. Миңа  бу дәресләр бик охшый», — дип язган Гарифуллина Милана

       «Мин татар телен үз туган телем булганы өчен яратам. Өйдә без барыбыз да татарча сөйләшәбез. Беренче класстан әнием мине татар группасына яздырды һәм мин бу дәресләргә бик теләп йөри башладым. Һәр дәрестә  ниндидер яңалык беләбез, нәрсәгәдер өйрәнәбез. Безнең татар теле һәм әдәбияты дәресләрен иң яхшы укытучы —  Әлфинә Исмагиловна алып бара. Мин хәзер татар телен тагы да яхшырак белә башладым. Укытучыма рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә», — дип яза Динислам Шәрәфетдинов.

        Мине  укучыларымның, аларның әти-әниләренең үз телләрен яратулары, татар теленә карата яхшы мөнәсәбәтләре  бик сөендерә. Үз туган телләрен балаларына өйрәтергә теләгән ата-аналар күбрәк булсын иде. Үз телеңдә сөйләшә белү – ул зур шатлык, рәхәтлек бит.  Үз туган телебезне, илебезне яратып яшик! Алда үткәреләчәк бәйрәмнәрдә дә актив катнашыйк!

Әлфинә Галиева

8нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                     

 

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: