Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 февраль 2023, 10:13

«Кайсын сайласам, оттырмам?»

Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда Башкортстан Республикасының югары уку йортлары вәкилләре Октябрьский шәһәре мәктәп-гимназияләренең чыгарылыш сыйныф укучылары, нефть һәм коммуналь-төзелеш көллиятләре студентлары белән очрашты.

«Кайсын сайласам, оттырмам?»
«Кайсын сайласам, оттырмам?»

Чара булачак абитуриентларга һөнәри юнәлешне билгеләү, аларны укырга керү тәртибе белән таныштыру, кызыксындырган сорауларга җавап бирү максатын күз уңында тотты.

Фойеда Уфа дәүләт нефть-техник университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, БР Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе, РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институты, Башкорт дәүләт аграр университет, Уфа дәүләт сәнгать институты, РФ Хөкүмәте карамагындагы финанс университеты тарафыннан күргәзмә әзерләнгән иде, анда укучылар вузларга бәйле мәгълүматны алды.

Берәүгә медицина, икенчегә хокук саклау өлкәсе кызыклы

Зур залда исә очрашуның рәсми өлеше үтте. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов чараны ачып, спикерлар белән таныштырды, укытучылар, ата-аналар һәм укучыларны конструктив әңгәмәгә чакырды. Нефть-газ инженериясе һәм санлы технологияләр институты, фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы, Уфа нефть-техник университеты һәм башка вузлар вәкилләре Башкортстанда гамәлдә булган югары белем алу системасы, 2023 елда абитуриентларны кабул итү кагыйдәләре, укытуның төп юнәлешләре турында сөйләде. Презентацияләр тәмамлангач, «ачык микрофон» эшли башлады, ягъни спикерлар сорауларга җавап бирде. Октябрь Рәис улы егетләр-кызларны әңгәмәгә чакырып, «Беренче булып сорау биргән биш кешене, БДИ тапшырмыйча гына, үзләре теләгән вузга укырга алачаклар», — дип шаяртып та куйды.

Әйтергә кирәк, укучылар очрашуның бу өлешенә аеруча зур игътибар күрсәтте, аларны кызыксындырган нәрсәләр күп булып чыкты.

Сорау: Медицина университетына максатчан кабул итү квотасы нинди һәм укырга керү өчен БДИ буенча уртача балл күпме булырга тиеш?

Җавап: Төп уку юнәлешләрендә квота студентларның гомуми саныннан 80 процент тәшкил итә. Дәвалау эше факультетына бюджет урыннарына керү өчен якынча 240, педиатриягә — 220, стоматологик юнәлешләргә 260-270 балл кирәк. Максатчан юнәлеш буенча 180-300 балл таләп ителә.

Сорау: Мәктәптә нинди олимпиадаларда катнашып, өстәмә балл алырга мөмкин?

Җавап: Әлеге вакытта бездә «Киләчәк медицинасы» олимпиадасының читтән торып үткәрелүче этабына теркәлү бара. Теләүчеләрне анда катнашырга чакырып калабыз. Яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә өч балл бирелә, алар укырга кабул иткәндә исәпкә алыначак. Шулай ук ГТО (хезмәткә һәм яклауга әзер) тапшыру буенча алтын, көмеш һәм бронза медаль алучыларның баллары да БДИ нәтиҗәләренә кушылачак.

Сорау: БДМУ-да укый башлагач, берникадәр вакыттан педиатриядән дәвалау эшенә күчәргә мөмкинме?

Җавап: Юк.

Сорау: Медицина университетында практика ничек уза?

Җавап: Ул 1нче курстан башлана, кышкы чорда, беренче семестрдан соң студентлар уку практикасы үтә, ә икенче елга алар белем-тәҗрибәсен хастаханәдә үстерә.

Сорау: Олимпиадаларда катнашу, гуманитар вузга укырга кергәндә өстәмә баллардан тыш, ниндидер ташламаларга хокук бирәме?

Җавап: Һәрбер уку йортында аерым кагыйдәләр каралган. Мисал өчен, сез җәмгыять белеме буенча олимпиадада катнашып, соңгы этапта призлы урынга ирешәсез икән (БДИ нәтиҗәсе 75 балл яки аннан югарырак булырга тиеш), конкурстан тыш кайбер вузларның бюджет урыннарына һәм күтәренке стипендиягә дәгъва итә аласыз.

Сорау: Аграр университетта волейбол буенча җыелма команда бармы?

Җавап: Әлбәттә, бар, берәү генә дә түгел! Вузда белем бирү программасы шәхесне төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән. Спорт анда аерым урын алып тора. Бүгенге көндә 40ка якын спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылган. Горурланырлык нәтиҗәләр дә бар, мәсәлән, вузны ун ел элек тәмамлаган студентыбыз — Артем Вольвич волейбол буенча дөнья чемпионы һәм Олимпия уеннары көмеш призеры булды.

Сорау: Хәрби хезмәткә сәламәтлекләре ягыннан чикле рәвештә яраклы («В» категориясе) кешеләр МВД институтына укырга керә аламы?

Җавап: Бездә берничә уку юнәлеше бар. Берсе буенча җинаятьчеләрне эзләү белгечләрен әзерлиләр (2нче билгеләнеш категориясе). Икенчесе 3нче билгеләнеш категориясенә карый, әгәр диагноз буенча каршылыклар булмаса, сез шушы төркемгә документлар тапшыра аласыз. Әйтергә кирәк, студентлар беренче 6 айда билгеләнгән тәртип буенча институт биләмәсендәге тулай торакта яши. Анда барлык шартлар да бар. 1нче курстан соң исә читтән килүчеләргә фатир яллап торырга да мөмкин.

Фәнгә беренче адымнар

Һөнәри ориентлашу чарасы балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае белән генә чикләнмичә, УДНТУның Октябрьский филиалында да оештырылды. Биредә вузлар вәкилләре белән очрашуда дүрт йөздән артык кеше — Октябрьский шәһәре, Туймазы һәм Шаран районнарының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Чара кысаларында нефть һәм газ институты нигезендә «Фәнгә адым» дип аталган осталык дәресләре циклы үткәрелде. Республика вузларының фәнни хезмәткәрләре балаларга кызыклы формада үз эшчәнлекләре турында сөйләде, алар белән бергәләп иҗат итте, хәзинәләр эзләде, 3D модельләштерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автоматны сүтеп-җыю осталыгына өйрәтте. Укучылар «Башкортстан — искиткеч җир» исемле акыл уенында да катнашты. Иң ахырдан Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театрының «Кира#прости#Артема» дип аталган спектакле күрсәтелде. Әлеге тамашада мөһим тема күтәрелгән. Ул — социаль челтәрләргә бәйле чынбарлык, интернеттагы мәгълүматның яшь буынга тәэсире, интернет-буллингка китерүче сәбәпләр.

Һөнәр сайлау: кеше тормышындагы иң авыр һәм җаваплы адымнар. Дөрес сайланган белгечлек — тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз. Һөнәри юнәлеш бирүче чаралар мәктәпне тәмамлаучылар һәм көллият-техникумнар студентлары өчен дә зур әһәмияткә ия. Вузлар вәкилләре белән очрашу яшьләргә үзләренә ошаган белгечлек белән якыннанрак танышу, арытаба укуны дәвам итү юнәлешләрен билгеләү мөмкинлеге бирә.

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: