Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 февраль 2023, 16:09

Иң оста тәрбияче кем? Бәйге сөйләп бирәчәк

Узган атнада Октябрьскийда «Ел укытучысы — 2023» һөнәри осталык бәйгесенең шәһәр этабы старт алды. Агымдагы елда иң яхшы тәрбияче исеменә 20 педагог көч сынаша.

Иң оста тәрбияче кем? Бәйге сөйләп бирәчәк
Иң оста тәрбияче кем? Бәйге сөйләп бирәчәк

Тәрбияче... Гади сүз, әмма аңа никадәр күңел җылысы, балаларга карата мәхәббәт һәм наз салынган.

Бары тик нәниләрне яратып һәм аңлап кына мондый зур җаваплы эшне башкарып буладыр, мөгаен. Балалар бакчасында тәрбиячене көләч йөзле, ә кайвакыт елаудан күзләре шешенеп беткән, шулай да төрле кызыклы сораулары белән сиңа карашын төбәгән нарасыйлар көтеп ала. Алар арасында, кем белә, киләчәктә, бәлкем, зирәк мөгаллимнәр, сәләтле табиблар, тирән фикерли торган инженерлар һәм башка төрле һөнәр ияләре үсеп чыгар. Әмма бүген аларның язмышы, үсеше берникадәр дәрәҗәдә тәрбияче кулында. Нәкъ менә аның һәр балага зур осталык белән шәхсән якын килеп, сабый күңеленә яраклы ачкыч таба белүе зур роль уйный. Балалар үзләренә карата кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткән, куллары һәм җаннары белән җылыткан кешеләрне тоя һәм ярата. Нәкъ менә шуңа күрә алар балалар бакчасына ашыга, анда сабыйларны үзләрен иң игелекле һөнәргә багышлаган шәфкатьле хатын-кызлар каршы ала.

Бәйгенең беренче этабы «Васильки» 36нчы балалар бакчасында узды. Учреждение коллективы кунакларны якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Чит планета десантының шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «мегабашмие» эзләве һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Тәрбиячеләрнең заманча мотивта башкарган җырлары да бәйге көненә үзгә бер дәрт өстәде. Чыннан да, конкурс көненең программасы бай эчтәлекле булды — үз-үзеңне театральләштереп тәкъдир итү, жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәл, конкурс этаплары буенча жирәбә салу.

Төп эшкә керешкәнче бәйгедә катнашучыларны һәм кунакларны Октябрьский шәһәренең мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Косаринов сәламләде.

— Тәрбияче булып һәркем эшли алмый. Бары тик бала белән күңел җылысын уртаклаша белгән, аларга бөтен барлыгын багышлый алган кеше генә тәрбияче һөнәрен сайлый ала. Чөнки балалар бакчасында ясалмалылык юк. Ул чын тавыш яңгырый торган бердәнбер урын. Биредә фонограммага урын юк. Хөрмәтле, тәрбиячеләр! Сез дәрәҗәле бәйгедә катнашырга карар иткәнсез икән, димәк, үзегезнең нинди дәрәҗәле һөнәр иясе булуыгызны яхшы аңлыйсыз. Бәйгедә катнашу — ул әле ярыш кына түгел. Ул — үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу. Ул кешегә бер урында таптанып калмыйча, аңа тагын да үсү мөмкинлеге тудыручы вакыйга. Мин сезгә чын күңелдән уңышлы эш көннәре телим, чөнки сезгә аларны жюри әгъзаларына бер ай дәвамында күрсәтергә туры киләчәк, — диде ул.

Сүз уңаеннан, бәйге көне башланганчы шәһәрнең гаммәви матбугат басмаларына биргән әңгәмәсендә Александр Петрович Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2023 елның Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Димәк, ел саен күркәм традиция буенча гыйнвар һәм февраль айларына туры килә торган педагоглар конкурсы да үз алдына яңа бурычлар куя. Чөнки үсеп килүче буын — ә алар безнең балалар, көннән-көн үзләренә тагын да зуррак игътибар таләп итә. Алар белән бер дулкында булыр өчен, педагоглардан тормышка заманча караш һәм яңача фикерли белү  сәләте сорала. Болар белән беррәттән, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү дә зур әһәмияткә ия. «Гомумән, балалар эшсезлектән бик тиз туя, шуңа күрә безнең тәрбиячеләребез һәрвакыт үз эшчәнлекләрен төрләндереп торырга бурычлы. Моның чынлап та шулай булу-булмавын нәкъ менә безнең конкурс күрсәтеп бирәчәк», — дип ассызыклады мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Хәер, бәйгедә катнашучылар белән танышу үзе үк тәрбиячеләрнең никадәр күпкырлы сәләткә, сүз байлыгына ия, җыр-моңга гашыйк булуын күрсәтте. Әйтик, 36нчы балалар бакчасыннан Миләүшә Гилаевага, моннан берничә ел элек бәхетле билет тартып чыгарып, тәрбияче һөнәрен сайларга насыйп була. «Әлбәттә, миңа җиңел булмады. Әмма сабырлык барын да җиңә. Аеруча балалар белән эшләгәндә һәрнәрсәдә күңел ачу элементы булырга тиеш. Син аны тотып аласың һәм үзеңнең бөтен эшеңне уенга әверелдерәсең. Шулай итеп, мин гади күренешләрне дә үз тәрбияләнүчеләрем өчен могҗиза тулы уенга әйләндерергә өйрәндем», — дип үз-үзе белән таныштырды Миләүшә Илгиз кызы.

2 санлы балалар бакчасыннан килгән Регина Мугтамованың мәгариф тармагында эшли башлавына әле бер ел да тулмаган. 2022 елда югары уку йортын тәмамлаган яшь белгеч балалар дөньясына килеп кергәненә һич икеләнмәвен әйтеп узды. Сабыйларның миңа баккан күзләрендә хөрмәт, ышаныч, ярату күрәм, диде Регина Рамил кызы. Ә яшь буынга тәрбия бирү эшендә ул атаклы совет педагогы Василий Сухомлинскийның: «Бала акылы аның бармак очында», — дип моннан күп еллар элек әйтеп калдырган канатлы гыйбарәсен үзенә өндәмә итеп алган.

Табигый ки, без барлык катнашучыларның да үз-үзләрен тәкъдир итү күренешен гәзит битләрендә тәфсилләп бетерә алмыйбыз. Ышаныгыз, аларның һәркайсы мәгънәви булды.

Шулай итеп, 2023 елның беренче конкурсына старт бирелде. Алда торган бәйге сынаулары, ачык шөгыльләр, кызыклы биремнәр елның иң оста тәрбиячесен ачыкларга ярдәм итәчәк.

 

Автор фотосы

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: