Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2023, 16:46

Укытучылар — түгәрәк өстәл артында

Шәһәрнең 1нче урта мәктәп нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел һәм әдәбиятны өйрәнгәндә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүнең нәтиҗәле юллары» темасына түгәрәк өстәле узды.

Чарада катнашучылар «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле педагогик технологияләр», «ФГОС кысаларында туган телне өйрәнү», «Туган тел һәм әдәбиятны өйрәнгәндә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүнең нәтиҗәле юллары», «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ТРИЗ-технологияләр куллану», «Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү барышында планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүнең коммуникатив технологияләре» темаларына тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе җитәкчесе Л. Богданова түгәрәк өстәл эшенә йомгак ясады. Түгәрәк өстәл эше уңышлы үтте һәм ул шәһәр педагоглары өчен зур практик әһәмияткә ия булды.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: