Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2023, 16:01

Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан...

Болай дип халык, әлбәттә, дөрес әйткән. Сәләтлемен дип тик кенә торса кеше, арабызда бер генә талант иясе дә булмас иде. Иң элек сәләтне адәм баласы үзе я ата-анасы, укытучылары ача һәм аны үстерергә ярдәм итә. Ә үзенә әле, ташка кадак каккандай, тырышасы-тырмашасы кала.

Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан...
Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан...

Шундый тырыш егет яши безнең Кандра авылында. Ул 7нче класста гына укый әле (2нче мәктәп), ә сәхнәдә җырлавын берничә ел күзәтеп-күреп торам. Авылыбызда, район һәм республика күләмендә нинди генә мәдәни чара я конкурс үтмәсен, Марат Әхмәтҗановның катнашмый калганы юк. Берничә ел инде шулай, чөнки ул 4 яшендә, балалар бакчасыннан ук, җырлап-көйләп йөри башлаган, ә 7 яшендә инде Уфада «Сулпылар» республика бәйгесендә катнашкан. Бер дә куркып тормаган үзе! Бүгенге көндә матур күрсәткечләре бар Маратның — «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивалендә 1 урын, «Туган тел» республика конкурсының «Үзешчән башкаручылар» номинациясендә (Казан) I дәрәҗә лауреат, «Сулпылар»да 2021 елда 2нче, 2022дә — 1 урын, «Балачак» халыкара вокал конкурс-фестивалендә II дәрәҗә лауреат, «Апрель» республика конкурсында җиңүче, «Озын көй» бәйгесендә (Туймазы) — III дәрәҗә диплом һәм башкалар. Саллы бәйгеләрдә җиңүләрен исәпкә алып, 2020 елда ул район буенча стипендиат булса, соңгы ике елда Республика Башлыгы стипендиясенә лаек булды. Боларның барына да ничек өлгәшә, дисездер. Әле ул авылдагы физкультура-савыктыру комплексына да йөрергә вакыт таба. Өстәл теннисы, баскетбол белән шөгыльләнә, командалары (тренеры — Илгиз Кунафин) белән Уфа шәһәрендә узган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулап кайталар. Мәктәбендә дә тик «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый.

—      Бик тырыш, өметле, уңган һәм максатчан бала. Үз тормышын киләчәктә музыка белән бәйләр дигән өметтәмен. Иҗат өлкәсендә, спорттагы кебек үк, тукталып калырга ярамый, киресенчә, чараларда, бәйгеләрдә һәрдаим катнашып, үсәргә кирәк. Болар киләчәк өчен нигез була ала, — диде остазы, музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова.

Аның сүзләре белән Маратның хыялы аваздаш. «Көзге каршында торганда я сәхнәдә җырлаганда үземне гел артист итеп күрәм», — дип тиккә генә әйтмидер ич! Моның өчен аңа бар шартлар да тудырылган. Остазы тавышны куярга да, үзен сәхнәдә тотарга да өйрәтә аны. Әтисе Илдар Килдияр улы, әнисе Илмира Рәис кызы улларының сәләтен үстерер өчен барын да эшли, тырыша. Өйдә сентизатор, баян, гитара — бар да бар. Гаилә белән табигать кочагында ял итәргә, мәшһүр җырчыларның концертларына йөрергә, йөзәргә, балык тотарга, чаңгы шуарга, кинога, Уфага ук хоккей карарга барырга ярата алар. Сеңлесе Лиана белән кунак килгәндә, кичләрен ял иткәндә концертлар куя-лар. Малай кеше буларак, әтисеннән көнкүрештә кирәк ир-ат эшенә кечкенәдән өйрәнә тора. Бала үсеше өчен гаиләдә бар шартлар да тудырылган дигән сүз бу. Кунакка гына килеп йөргән дәү әнисе Гадилә апа да оныгының уңышларына сөенеп туялмый. Аның тыңлаучанлыгы, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелеге, кайда барса да, дуслары күп булуы белән горурлана ул.

Сәләт геннар буенча бирелә. Маратның әнисе яклап дәү әни-әтисе җырлаган, әнисе, сабый чагында койма башына кунаклап, яраткан җырларын көйләгән. Әтисе бала чагында хорга йөргән, аның яклап та җырлаучы туганнары бар.

Сыйныф җитәкчесе Румия Галиуллина: «Мәктәптә узган бер чара да Мараттан башка үтми. Тырыш, ачык йөзле, якты күңелле бала. Әти-әнисен генә түгел, безне дә ихтирам итә», — диде.

Йөргән юлларында уңышлар телик яшь талант иясенә. Тормыш киртәләре куркытмасын аны, алга җиңел барсын. Сәләт-моңы биеклеккә очарга канат булсын!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: