Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2023, 16:00

Сәяхәт юллары

Шушы көннәрдә 11нче татар гимназиясенең 3А һәм 3Б сыйныф укучылары Бөгелмә рәссамы Фәрит Зәйдулла улы Газизуллинның «Сәяхәт юллары» дип аталган күргәзмәсендә булды.

Сәяхәт юллары
Сәяхәт юллары

Фәрит Газизулин 1942 елда туган, 1965 елда Казан университетының геология факультетын тәмамлаган, 20 ел якут геология экспедицияләрендә эшләгән. Рәсем сәнгате белән 1995 елда шөгыльләнә башлый.

Фәрит Зәйдулла улы геология экспедицияләрдә эшләү дәверендә Көнбатыш Себер, Полярье, Казахстан һәм Якутия киңлекләре буенча дистәләгән мең чакрым маршрут узуы турында балаларга тыныч тирән тавыш белән сөйләде, ә яшь буын, сулышын тыеп, тыңлады. Рәссам Бет-Бак-Дала чүлендә булган, Кавказда һәм Памирда Эльбрус буе биеклекләренә күтәрелгән, үзендә чүлнең эссе һавасын һәм Якутиянең төньягында кыргый салкынын сынаган.

«Бервакыт мин авыр рюкзак белән тау башына күтәрелдем, тирә-якта вак чебен. Зарланма, син үзең монда килдең, бу син сайлаган юл, дидем мин шул чакта үз-үземә. Тау башына менеп җиткәч, минем тырышлыгым тулысынча бүләкләнде: мине искиткеч панорама каршы алды! Бу матурлыкны беркем дә күрмәвен аңлау миңа бик авыр тоелды. Аякларым мине йөртми башлагач, беркайчан да бу якларга бара алмаган һәм бу матурлыкны беркайчан да күрә алмаган кешеләргә күрсәтер өчен, мольберт артына утырачакмын дип үз-үземә сүз бирдем», — диде рәссам балаларга ерак елларны искә төшереп.

Егерме ел эчендә ул бик күп маршрутлар үткән. Кулына буяу һәм пумала алып, үзенең хис-тойгыларын кәгазьгә төшергән. Күргәзмәдәге күп картиналар рәссам тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән бәйле. Мәсәлән, Фәрит Газизуллин балаларга «Якутия турында истәлекләр» картинасында калкулык сурәтләнүе, анда геолог студентлар белән ике баласы булган аюга тап булулары һәм көч-хәл белән фаҗигадән котылулары турында бәян итте. «Буйсынмаган биеклекләр», «Эңгер-меңгерле таулар», «Таулардагы хушлашу кичәсе» картиналары аның якын дусты үлгән урыннар турында сөйли. Рәссам, аның истәлеген хөрмәт итеп, әлеге тауларда берничә тапкыр булган, бу урында истәлек тактасы урнаштырылган.

«Елгадагы эңгер-меңгер...» картинасында алтын табылган елга сурәтләнгән. Якутия картиналары сериясендә, аяклары туңган рәссамның гомерен саклап калып, аны хастаханәгә озату өчен вертолетка алып киткән боланнар тасвирланган.

Уянучы тайгада иртәнге салкын һава, ылысларның көзге алтынсуы, кышкы урманда кар бөртекләренең җем-җем итүе — ул боларның барысын да тамашачыларга, иркен дөньяның гүзәллеген тойсын өчен, үз картиналары аша тапшырырга омтыла.

Рәссам һәм гимназистлар очрашуы бер сулышта үтте. Фәрит Газизуллинга өченче сыйныф укучыларының иркен сөйләшү барышында «Рәсем нәрсә ул?», «Геологлар һәм альпинистлар кемнәр алар?», «Сталактитлар нәрсә ул?» кебек сорауларга оста җавап бирүләре бик ошады.

Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балаларның шундый искиткеч рәссам иҗаты белән таныша алуы бик яхшы! Әлеге матур картиналар безнең укучылар күңелендә тирән эз калдырыр, дип уйлыйм.

Хәзерге вакытта рәссам төрле жанрларда 500гә якын картина язган, Татарстан, Башкортстан һәм Урал шәһәрләрендә 56 шәхси күргәзмә уздырган. Шулай ук үзенең рәсем һәм әдәби текстлар альбомын бастырып чыгарган. Әлеге күргәзмәне карарга һәм ватандашыбыз — замандашыбыз Фәрит Газизуллинның уникаль талантына кагылырга киңәш итәм.

Әлфия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, педагог

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: