Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2023, 16:26

Лаеклы чыгыш

Шәһәрдәге 9нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Язгөл Варина — туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы призеры.  

2023 елның 12-13 гыйнварында Уфа шәһәрендә башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада, 9-11 сыйныф укучылары арасында туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы узды. Октябрьскийдан әлеге чарада башкорт теле һәм әдәбияты буенча 10нчы мәктәптән, 11нче татар гимназиясеннән өч; туган тел (татар) һәм әдәбияты буенча 9нчы мәктәптән, 20нче мәктәптән һәм 11нче татар гимназиясеннән шулай ук өч укучы катнашты. Безнең балалар, мөмкин булган 90 баллдан 65тән артык балл җыеп, олимпиадада лаеклы чыгыш ясадылар.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: