Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар 2023, 15:25

Кече Ватан турында шигырь яз һәм республика бәйгесендә җиңүче бул!

Дуслар! Башкортстан Республикасында Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы һәм “Атайсал” проекты кысаларында «Атайсал» шәхсән иҗат ителгән шигырьләр республика конкурсы үткәрү турында хәбәр итәбез.

Кече Ватан турында шигырь яз һәм республика бәйгесендә җиңүче бул!
Кече Ватан турында шигырь яз һәм республика бәйгесендә җиңүче бул!

Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе «БР Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе, «БР Композиторлар берлеге» һәм «БР Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмалар белән берлектә игълан иткән кече Ватанга багышланган шигырьләр конкурсы башкорт совет композиторы, республиканың халык артисты Рима Хәсәнова инициативасы белән уздырыла. «Атайсал химаясе астында иң яхшы шигырьгә конкурс оештыру идеясе туды. Бу проект кече Ватанның тормыш нигезе булуын аңлауга үз өлешен кертер дип уйлыйм», – дип сөйли проект турында композитор.

Бәйгенең максаты — әдәби иҗатка сәләтле, башкорт һәм рус телләрендә язучы талантлы шагыйрьләрне ачыклау.

Конкурста ике дәүләт теллендә — рус, башкорт телләрендә шигырьләрен тәкъдим итә алырлык яше чикләнмәгән авторлар катнаша ала. Һәр яшь төркемендә җиңүче һәм призерлар билгеләнәчәк.

Үзеңнең шигырьләреңне «Атайсал» төркеменә яки каналның чат-ботына юлла https://t.me/ataysalrb

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: