Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2022, 15:41

Кемгәдер — макарон ошый, кемгәдер — ипи...

Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә ашханәләр эшчәнлеге һәм укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү дәрәҗәсе белән танышуын дәвам итә.

Кемгәдер — макарон ошый, кемгәдер — ипи...
Кемгәдер — макарон ошый, кемгәдер — ипи...

Кайнар ризык чыннан да кайнармы?

Узган атнада ул 10 һәм 22 санлы урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә булды. Менюда — беренчегә — борчак ашы, икенчегә — макарон белән сыер итеннән кәтлит һәм кипкән җимеш компоты. Ипи һәр өстәлдә тора. Кемгә күпме кирәк, шуның кадәр ашый ала.

Алексей Николаевич укучылар белән аралашты. Аларның кайнар ризыктан канәгать булу-булмавы турында сораштырды. Хәтта үзе дә балаларга дип әзерләнгән ризыкларны тәмләп карады. Шәһәр башлыгы поварлар эше белән дә кызыксынды.

Шәһәр җитәкчелеге үз бурычын үтәгән арада, без дә төшке ашка җыелган укучылар белән сөйләшеп алдык.

10 санлы мәктәптә кече һәм урта сыйныф укучыларының туклану вакыты иде. Тезеп куйган өстәлләр артында буш урындыклар калмаган диярлек.

— Макарон белән кәтлитны яратып ашыйбыз. Карабодай боткасыннан да баш тартмыйбыз. Һәм безгә компот бик ошый. Ул шундый тәмлееее, — дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләргә ашыкты кызлар.

— Ә аш?..

— Мммм, кайчан ничек, — диде алар.

Балалар булган йортта ялган сүз тормас, диләр. «Поварлар тәмле пешерәме?» — дип соравыма, 2а сыйныф укучылары: «Әйеее!» — дип бердәм җавап бирде.

— Бүген хәтта аш та кайнар, — диде укучылар.

— Башка көнне суык ризык ашыйсыз мени?

— Булгалый, — ди балалар.

Өстәл уртасында өелеп торган ипи кимемәгән диярлек.

— Макаронны күп салалар. Ипи ашарга урын калмый, — диде бер укучы.

Сигез яшьлек Каролина: «Икмәк барысына да баш. Аны ашарга кирәк», — дип бик акыллы итеп җавап бирде яшьтәшләренә.

Иң тәмлесе — ипи!

22 санлы мәктәптә урта һәм өлкән сыйныф укучылары ашарга утырган иде. Поварлар йөгерә-атлый икенче блюдо — макарон белән кәтлит өләшә. Сүз уңаеннан, шәһәр мәктәпләре өчен бердәм меню төзелә.

Бер төркем үсмер малай алдында аш тәлинкәләренең бушап калуын, икенчегә бирелгән макарон белән кәтлитне тәмләп ашауларына караганда, аларга барысы да ошый. «Әлбәттә», — диде алар авыз тулы ризыкларын чәйнәп.

Подноска куелган тәлинкәләрдә макарон бик күп кебек тоелды. «Норма — 200 грамм», — диде ризыкны бүлеп торган повар. Әлеге сорау шәһәр башлыгы Алексей Шмелевта да кызыксыну уяткан булып чыкты. Ярдәмгә үлчәү килде. Аның телләре 200дән аз гына артып китте. Поварлар эшендә әлләни артык гаеп табылмады. Бары тик балалар гына ач калмасын, дигән уй белән ашханәдән чыгып барганда, кулына уч тутырып ипи тоткан үсмер очрады.

— Әллә сезгә кайнар ризык җитмәдеме?

— Миңа ашханә ризыгы ошамый. Иң тәмлесе — ипи! — диде ул.

Без булган ике мәктәптә дә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү — балалар үз посудаларын савыт-саба юу урынына үзләре алып килә. Тормыш ваклыгы кебек. Әмма бүгенге көндә үсеп килүче буынның җиң сызганып артык эшләргә ашкынып тормавын, «балалар хезмәте» сагында торучы кануннарның да, кызганычка, тәрбия хезмәтен артык хупламавын исәпкә алганда, ашаган тәлинкәңне тиешле урынга илтеп кую һәм поварларга рәхмәт әйтү — уңай күренеш.

 

Р.S. Октябрьский шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерү дәвам итә. Кайнар туклануны оештыру, китерелә торган продуктларның сыйфат сертификатлары, факттагы менюның үрнәк белән тәңгәл килүе, ашамлыкларның температура режимы һәм башкалар — тикшерү предметы булды.

Шуңа игътибар итегез, ата-аналар мәктәпнең рәсми сайтларында һәм электрон көндәлектәге «мәктәп ризыгы» бүлегендә төшке аш менюсын, әзерләнгән ашларның фотосурәтләрен карый ала. Шулай ук бу бүлектә QR коды буенча туклануны оештыручылар, продукт белән тәэмин итүчеләр, ашау графигы, сәламәт туклану чаралары турында да мәгълүмат алырга мөмкин.

 

Автор фотолары

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: