Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2022, 16:53

Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?

Бу хакта Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә билгеле булды.  

22 декабрьдә Уфада мәктәп яшендәге балалар өчен Республика чыршы бәйрәме узачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Анда уку отличниклары, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләсендә тәрбияләнүче балалар, аз керемле күпбалалы гаиләләрдән булган балалар, шулай ук мөмкинлекләре чикле һәм (яки) инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар чакырыла.

«Быел Республика чыршысында 1000 укучы катнашуы көтелә, чөнки элеккеләренә түбәндәге категория балалар өстәлде: Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күчеп килгән балалар; хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары», — диде Айбулат Хаҗин.

Яңа ел тамашасы «Башкортстан» дәүләт концертлар залында ике агымда оештырылачак:

10.00 сәгатьтә — республиканың ерак муниципалитетларыннан делегацияләр өчен;

13.00 сәгатьтә — район муниципалитетларыннан делегацияләр өчен.

Финанслау Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каралган һәм 6 миллион сумнан артык булачак. Республика чыршысында һәр катнашучы йомшак уенчык, ике дәүләт телендә китап һәм татлы сувенир салынган рюкзак белән бүләкләнәчәк.

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: