Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2022, 15:54

Балалар иминлеген кайгыртып

Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында хакимият, мәгариф бүлеге, полиция, янгын хезмәте белгечләре һәм ата-аналар комитетлары активистлары түгәрәк өстәл артында җыелды.

Балалар иминлеген кайгыртып
Балалар иминлеген кайгыртып

Тәмле дә, туклыклы да булсын

Шушы көннәрдә хакимият башлыгы Алексей Шмелев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан мәктәпләрдә укучыларны тукландыру сыйфаты тикшерелгән иде. Гомуми җыелыш барышында аның нәтиҗәләре ясалды.

— Без мәктәп ашханәләрендә ризыкларның балаларга кайнар килеш китерелүенә ирештек, — дип ассызыклады чыгышында Алексей Николаевич. — Берничә уку йортында иске агач тәрәзәләр заманча төргә алыштырылмаган, ашханәнең мәйданы да зур, моңа бәйле беренче булып әзерләнгән өстәлләрдә азык тизрәк суына. Әмма ул җылы, аны һич тә салкын дип булмый. Киләчәк планнарда тәрәзәләрне алыштыру, ишекләрне җылыту, моннан тыш өстәлләр әзерләүче персонал санын арттыру күзаллана. Ризыкларның сыйфаты буенча исә бер ашханәгә дә дәгъва юк. Барлык мәктәпләрдә дә меню, әзерләү технологиясе бертөрле. Ә азыклар барысы да тәмле. Тагын бер нәрсә: балаларга иркенләп тамак туйдыру өчен, бәлки, тәнәфес вакытын озайтырга да кирәгер. Шулай ук кайбер ашханәләрдә артык шау-шу булуына игътибар иттем. Бу очракта тәртип урнаштыру өстендә эшләргә киңәш итәр идем, чөнки тыныч мохиттә ашау яхшырак.

Хакимият башлыгы мәктәп туклануы комбинаты хезмәткәрләренә, педагогларга, уку учреждениеләре директорларына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде:

— Сез яшь буын сыйфатлы продуктлардан әзерләнгән кайнар ризык белән туклансын өчен зур тырышлык куясыз. Әти-әниләргә дә файдалы тәкъдимнәре, азыкларны тәмләп карауда катнашулары өчен рәхмәтлемен. Сезнең өчен мәктәп ашханәләре ишеге һәрвакыт ачык: килегез, тикшерегез.

Кыңгыр эш күләгәдә ятмый

Җыелыш кысаларында Яңа ел каникуллары чорында янгын хәвефсезлеге һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Полициянең участок вәкаләтлеләре бүлеге начальнигы урынбасары, балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә начальнигы Валерия Шәрәфетдинова статистика мәгълүматларын китерде:

— Агымдагы елның 9 аенда шәһәр биләмәсендә балигъ булмаганнар тарафыннан һәм алар катнашында унбер (узган елның шул ук чорына карата өч очракка күбрәк) җинаятьчел гамәл кылынган. 11 балигъ булмаган үсмер җинаять җаваплылыгына тарттырылган. Ике кеше шартлы рәвештә хөкем ителгән. Унбер кеше — иректән мәхрүм ителү урыннарында. Өч мәктәп һәм ике махсус урта белем бирү оешма укучысы җавапка тарттырылган. Шулай ук берничә балигъ булмаган үсмергә исерткеч һәм наркотиклар куллану өчен административ эш кузгатылган. Узган елда наркотик матдә кулланган өчен өч бала җаваплылыкка тарттырылса, быел бу сан дүрткә тигез. Балигъ булмаганнарга карата аңлы рәвештә кылынган кыңгыр эшләр саны быел 2021 елга карата азрак (72 очрак). Әмма балаларның җенси ирегенә кагылышлы җинаятьләр артты. Быел тугыз ай эчендә җиде шундый очрак теркәлде.

Кышкы каникулларга килгәндә, мәгълүм булуынча, әгәр баланың ниндидер шөгыле булмаса аның башына тәртипсез уйлар керә башлый. Шуңа күрә без, олылар, яшь буынның энергиясен файдалы эшкә юнәлтергә бурычлы. Кагыйдә буларак, күзәтүсез калган үсмерләр хокук бозуларны ешрак кыла. Алданрак әйтеп үтелгән җенси иреккә бәйле җинаятьләрнең дә икесе гыйнвар аенда, үткән кышкы ялларда кылынган. Ата-аналарга тагын бер тапкыр республика биләмәсендә комендант сәгате (төнге уннан иртәнге алтыга кадәр) гамәлдә булуын искәртәсем килә. Быел әлеге кагыйдәне бозган өчен 40тан артык кеше административ җаваплылыкка тарттырылды. Каникул чорында җәмәгать урыннарында, шулай ук имин булмаган гаиләләр буенча даими рейдлар оештырылачак.

Интернет куркыныч булырга мөмкин

Җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы урынбасары Алмаз Хәсәновның чыгышы шәһәрнең бер һөнәри колледжы белән бәйле күңелсез очрактан башланып китте.

— Бүген ата-аналар чатларында 15 ноябрьдә булган хәлләр буенча сөйләшүләр бара, — ди Алмаз Илдус улы. — Дөрестән дә, полиция тарафыннан РФ җинаятьләр кодексының 205нче маддәсе буенча («террорлык акты») ике балигъ булмаган укучы тоткарланды. Моңа бәйле, ата-аналардан балаларының интернет челтәрендә кемнәр белән аралашуына, нинди төркемнәрдә торуына аеруча зур игътибар бирүен сорыйм. Даими рәвештә ул-кызларыгызның мессенджерларын, социаль челтәрләрдәге битләрен тикшереп торыгыз. Берәр шикле нәрсәгә очрасагыз, шунда ук мәктәпкә, безгә хәбәр итегез. Бу тиз арада чара күрү, ярдәм итү өчен кирәк. Арытаба мондый хәл кабатланмасын өчен хакимият, мәгариф бүлеге һәм эчке эшләр органнары тарафыннан уку йортларында аңлату эше алып барыла, җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмауга юнәлтелгән чаралар комплексы үткәрелә.

Җыелышка шәһәр тормышына битараф булмаган яшьләр дә килгән иде. Шундыйларның берсе — Вячеслав Степанов өстәге очрак буенча үз фикерләрен әйтеп үтте.

— Мондый төрдәге җинаятьләр биремнәр рәвешендә башкарыла. Ягъни, телеграм-канал аша тиешле күрсәтмәләр җибәрелә, башта бу уен кебек булса да, арытаба җитди төс ала. Биремнәрне үтәгән өчен акча түләнә. Гадәттә, моны чит илләрдән эшлиләр. Шуңа күрә, хокук саклаучылар кебек үк мин дә ата-аналарга балаларының интернетта нинди сайтлар белән кызыксынуын, кем белән дус булуын күзәтүдә тотарга киңәш итәр идем. Тагын бер мөһим нәрсә: уку йортларында сак хезмәтендә утыручы әби-бабайларны җитди әзерлектәге ЧОП сакчыларына алыштыру зарур. Бу турыда ата-аналар чатларында да күп языла. Минем фикеремчә, илебез төбәкләрендә булган терактлар шулай ук бу адымның кирәклеген дәлилли.

Алексей Шмелев соңгы мөрәҗәгатькә аерым тукталып, әлеге вакытта сакчыларны алыштыру ихтыяҗы юклыгын әйтте: «Без мәктәп директорлары һәм шәхси сак предприятиеләре вәкилләре белән киңәшмә барышында әлеге сорауны җентекле тикшердек. Бүгенге көндә уку йортларындагы сак хезмәткәрләре барысы да лицензия алган, тиешле өйрәнүләр үткән. Мәктәпләрдә боевиклардагы кебек пулемет, автомат белән коралланган Шварценеггерларны каравылга бастыруның кирәге юк, мондый бурыч та куелмаган. Без тәү чиратта терактларны булдырмау, хәвефне кисәтү юнәлешендә эшләргә тиеш».

Янгыннан сак булыйк!

Арытаба сүз янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Руслан Шәриповка бирелде.

— Ел башыннан республикада 10 меңнән артык янгын теркәлгән, аларда 200дән күбрәк кеше һәлак булган, — дип башлады сүзен Руслан Рафаэль улы. — Кызганычка каршы, бу исемлектә 13 бала да бар. Октябрьскийда 215 янгын булды, анда 5 кеше үлде, 7се (шул исәптән, бер бала) зыян күрде. Яңа ел бәйрәме чорында балигъ булмаганнар өчен петардалар аеруча зур хәвеф чыганагы булып тора. Безнең тәҗрибәдә балконнан атылган петарданың аш бүлмәсенә очып кереп, янгын чыгарган очрак бар. Моннан тыш әлеге җайланма күзләргә, тәннең башка өлешләренә җитди җәрәхәтләр ясау мөмкинлеге белән куркыныч. Тагын бер хәвеф төркеме — ул Кытай маркетплейсларыннан сатып алган сертификатсыз гаджетлар, аксессуарлар. Мисал итеп 29нче микрорайонда булган очракны китерәм. Бер бүлмәдә шундый сыйфатсыз аккумуляторны планшетка тоташтыру фаҗига белән тәмамлана — фатир тулысынча янып бетә. Ярый әле гаилә әгъзалары исән кала. Электр җиһазлары белән куллану таләпләрен бозу да зур бәлагә китерергә мөмкин.

Ата-аналар янгын хәвефсезлегенә бәйле гади, әмма мөһим кагыйдәләр турында онытмасыннар иде. Балаларның яллары имин, күңелле вакыйгалар белән генә үтсен!

 

Автор фотосы

 

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: